Главная » Статьи » Статьи Еникеева Г.Р » Статьи Еникеева Г.Р

ӨЧ ӨЛЕШТӘН ТОТАШ МИРАСЫБЫЗ (Чыңгызлык татар халкының истәлегендә һәм телендә).
Өч өлештән тоташ Мирасыбыз (Чыңгызлык татар халкының истәлегендә һәм телендә).
 
Мөстакыйль татар тарихчысы Гали Еникәйнең Бөтендөнья татар конгрессының V җыелышына алып барган чыгышы. Тик бу мәкалә җыелыш оештыручы түрәләргә охшамады, туры әйткәндә, аларны куркытты - "татарларны бик зурлый, күәтләрен, ихтыярларын шактый үстерә...".
 "Кызыл таң" гәзитенең 2013 елгы 173 номерында (10 сентябрь) шактый кыскарткан вариантта (бер кечкенә кисәге генә дияргә була) басылып чыкты.
 
Хөрмәтле милләттәшләр, ыругдашлар, кардәшләр!
 
Иң әүвәл шушы бөек җыелышны оештыручыларга рәхмәт-илтифатымны белдерәсем килә, аннары - барыгызны да котлыйм ошбу Бөтендөнъя татар Корылтаенда катнашуыгыз белән.
 
Инде барыбыз да белгән, татар халкының хәлендә-көнкүрешендә булган, барыбызга да кагылышлы, барчабызны да борчыган иҗтимагый күренешләр турында сүз әйтәсем килә. Булар арасында иң мөһимнәре: акрынлап татар мәдәниятенең сүнә-тарая баруы, туган телнең бетү-югалуы, аны Рәсәй киңлекләрендә яшь буыннарга өйрәтү-өйрәнү кыенлыклары, татар теленең үсеш дәрәҗәсе акрынлап төшүе, шулай ук – алдагы әйткәннәрнең сәбәбе буларак - бик тә еш очрый төрле түрәләрнең, рәсми тарихчыларның, масс-медиа эшмәкәрләренең "татар” дигән сүздән төрлечә чиркануларын күрсәтүләре, татарга кырыс караулары, татарга төрлечә – еш вакыт астыртын гына да - үч итүләре, татарны кысрыклаулары.
 
Татарның берлегенә, ихтирамлы һәм кодрәтле халык булуына каршы юнәлгән кыланыш-күренешләрнең барчасын да сөйләргә шактый күп вакыт кирәк шул.
Шулай да алар һәрберебезнең күз алдында - әлбиттә, шул хәлләрне күрергә, аңларга теләгән кешеләрнең. Әйе, булдыклы, гакыллы, фәһемле, эшлекле кешеләр, каһарманнар татарда җитәрлек, алар аңлау-күрү генә түгел, ә шул юнәлештә – туган телне саклап, үсәнлеккә юнәлтү, татар халкының бердәмлеген, күәтен, кодрәтен үстерү өчен күп эшлиләр. Моңа байтак мисаллар китерергә була, әлбиттә, Ходайга шөкер.
 
Тик менә шуны әйтергә кирәк: безнең татар халкы, алдарак искә алынган күренешләрне гизүгә, шул проблемаларны чишүгә үзенең бик мөһим чара-ысуллар, мөмкинчелекләр бирерлек байлыгын, өч өлештән тоташ торган тарихи мирасын тиешлечә файдаланмый. Ә бит ул мирасның, аеруча бугенге көннәрдә Рәсәйдә булган тышкы һәм эчке сәяси-иҗтимагый шартларда, татарның бердәмлеген ныгыту, илдә һәм дөнъяда ихтирамын, гомумән үсешен күтәрү өчен бәя биреп бетергесез файдалы әһәмияте бар. Ошбу шартларның иң мөһиме турында күренекле галимебез Д.М. Исхаков Рәсәй журналистларына биргән бер интервьюсында әйкән иде: «ничек кенә теләмәсәк тә, Евразия дигән нәрсә ул чынбарлыкта бар, ә аның киңлекләрендә өстенлек алыр өчен әлеге вакытта ике көч, ике дәүләт ярыша – Рәсәй һәм Төркия. Менә инде Рәсәй безгә усеш мөмкинчелекләре, шартлары бирсә, безгә бернинди Төркия кирәкмәячәк. Безнең барча мөмкинчелекләребез монда булса, безнең анда кунакка гына йөрисебез кала (…). Безнең үзебезнең рухи кодрәтебез һәм гакыл көчебез җитәрлек. Тик менә Рәсәйдә төрки халыкларның үсешенә ярдәм итү булмаса, үз мәдәниятенә һәм мәгарифенә акча җәлләмәгән Төркия безне бик тиз артта калдырачак, шулай итеп без мәдәният үсеш, рухи байлык эзләп Төркия ягына карарга мәҗбүр булачакбыз».
Инде моңа өстәп әйтергә кирәк диеп уйлыйм: шулай ук Рәсәй үзенең төрки халыкларының үсешенә ныграк игътибар итсә, җитәрлек ярдәм күрсәтсә, элекке Советлар Союзы республикалары булган әлеге төрки илләр дә Төркия ягына бик карамаслар иде. Ә әлегә бу якта киресенчә күренешләр күзгә чагыла – Евразияның төрки дәүләтләре арасында Төркиянең абруе арта, йогынтысы көчәя бара. Иң алдан бу хакта менә нәрсәне искә төшерегә кирәк. Менә Л.Н. Гумилев, гомере буе татарларны яладан яклаган каһарман, күренекле рус галиме, совет-партократия цензурасына карамастан, чын татар тарихы турында бик кыйммәтле мәгълүматлар калдыра алды, һәм шул чиратта бер бик мөһим, көчләп оныттырылган тарихи мәгълүматны: Евразиянең яртысыннан күбрәк киңлекләрен борын-борыннан алып XVIII гасырга тиклем "Татария” диеп аталганын безнең искә төшерде.
 
Инде алда әйтелгән, Евразия киңлекләрендә бүгенгедә булган объектив чынбарлык шартларына кайтыйк – ул геополитик шартлар Рәсәй дәүләте түрәләреннән, шул ук Л.Н. Гумилев әйтмешли, "Евразияның (димәк, Татарияның) борынгы гадәтләрен-йолаларын искә алып, шуларны үтәүләрен” таләп итәләр. Бу гәдат-йолаларның иң мөһиме – илдә, Евразия киңлекләрендә төрле халыкларның (этносларның) булуына игътибар итү һәм шул халыкларның үзенчә яшәүләренә, усешләренә хокуклары булуын сүздә генә түгел, ә эштә дә таныу, шул тигез хокуклыкны тормышка ашыру. Менә шул кагыйдәләрне тиешле рәвештә үтәгәндә генә инде, Рәсәйнең эчке сәяси тормышында тотрыклылык ныгыячак, шулай ук Рәсәй хөкүмәте тышкы сәяси эшләрендә дә – аеруча төрки илләр белән мөнәсәбәтләрендә - зур уңышларга ирешүе ихтимал. Әгәр дә инде шул кагыйдәләрне Рәсәй хөкүмәте игътибарсыз калдыра барса, Евразия киңлекләрендә, элекке Совет Республикалары союзының күп урыннарында, Төркиянең (ә димәк аның НАТО буенча тарафдарларының да) йогынтысы өстенлек алуы үзен бик озак вакыт көттермәячәк.
 
Тик шулай да Рәсәйнең (димәк татар халкының да) Төркиядән бу юнәлештә дә, мәдәни усештә дә артта калмаска, хәттә аңардан алга чыгып, узып та китәргә мөмкинчелекләре бар. Моның өчен шул "Евразия-Татария гадәтләрен-йолаларын” искә төшерергә, шулар буенча халыкара мөнәсәбәтләрне корырга кирәк. Ә Рәсәй хөкүмәтенә моның өчен иң алдан, әлбиттә, романовлардан һәм совет партократия чорларыннан калган, төрки халыкларга, ә туры әйткәндә, татар халкына каршы (антитатар) юнәлтелгән идеологиядан ваз кичәргә кирәк. Чөнки бу идеологияның төп өлеше, тамыры Романовлар патшалык иткән вакытларда тезелгән "Рәсәй тарихы” курсында әле дә сакланып килә. Бу тарих курсының нигезе - төрле вакытларда татар-урдачыларның дошманнары, ә күпчелеге Көнбатыш Европа сәяси эшмәкәрләре пропаганда өчен язып тараткан уйдырмалар-әсәрләрдә (бу әлбиттә, минем фикер генә түгел – моны алдан Л.Н. Гумилев әйткән, әле дә күп кенә алдынгы, уйлый торган тарихчылар һәм зыялылар шул фикердә).
 
Шул антитатар идеологияны Евразия халыкларына таратып, көчләп аң төпләренә кадәре диярлек кертүчеләрнең бер төп максаты, рус галиме Н.С. Трубецкой әйтмешли, "роман-герман золымы” сәясәтен (режимын) тормышка кертү, шуны ныгытып, Евразия-Татария киңлекләренә тарата бару булган. Шулай ук, ошбу золымның халыкка төшкән кыенлыкларын, төрле иҗтимагый зәгыйфлекләрен, романов түрәләренең халыкларны изүен романовларның тарихи курсында "татар золымы калдыклары” диеп аңлатканнар – әйе, кайсыбер рәсми "зыялылар, тарихчылар” әле дә шуны кабатлый ки.
 
Бу антитатар идеологияның икенче максаты инде – Евразия халыкларын кара-каршы котырту, аеруча рус һәм татар халыклары арасында кинә, дошмалык тарату булган – "бүл дә хөкем ит” дигән кагыйдә буенча. Чөнки бер-бересен күрәлмәгәннәрне буйсындыру, изү җиңелерәк ки – моны романовларның киңәшче-укытучылары, иезуит-тәре йөртүчеләр, безнең бабаларыбызның, татар-урдачыларның дошманнары, бик яхшы белгәннәр.
 
Шулай итеп инде, татарга каршы юнәлгән идеология-пропаганданың өченче максаты – Евразия-Татария киңлекләрендә өстенлек алып торган, татар (яки Урда) идеологиясының абруен, аның гаделлек, халыкара дуслык, тигез хокуклык, бердәмлек тарата торган йогынтысын ничек булса да сындыру, юкка чыгару булган. Чөнки бу, Чыңгыз-хан һәм аның тарафдарлары чыгарган Бөек Язуда – беренче Евразия Конституциясында - нигезләнгән Урда идеологиясы, Евразия халыклары арасында шактый таралган буларак, роман-герман золымын тормышка ашыруга юл бирмәгән.
Әйтик, руслар да шул идеологияны, XVII гасырга кадәр, лаеклы караш белән, "Татар Хакыйкате” ("Татарская Правда”) диеп йөрткәннәр (Д. Песков).
 
Шулай итеп, романовларның татарга каршы юнәлтелгән идеологик агрессиясы Романовларның хакимиятен ныгытырга, Евразия-Татария халыкларын буйсындырырга, изәргә кулланыла. Сер түгел: Романовлар Мәскәү патшалыгына XVII гасырның башында зур Коткы, гражданнар сугышы һәм католиклар яуы (интервенция) нәтиҗәсендә киләләр. Шулай итеп, астыртын фетнә юлы белән патша сайлауда үзләренең кешесен үткәреп, тәхеткә утырту белән, акрынлап, урдачыларны кысрыклап, хөкүмәт түрәләре итеп үзләренең көнбатыш Европадан чыккан тарафдарларын урнаштыра башлыйлар...
 
Мәсәлән, Мәскәүдә 1588-1591 елларда эшләгән инглиз илчесе Джильс Флетчер күрсәтүләре буенча, әле «Иван Явыз» вакытында да, "Коткы чоры” алдыннан да, татар морзалары һәм уланнары үзләренең иленнән дә көнбатышка табан яткан тирәләрне, Мәскәүне дә калдырмыйча, үзләренең җирләре диеп исәпләгәннәр. Аннан тыш Джильс Флетчер, "рус хөкемдарлары татарларның дәү морзаларына ел саен салым (ясак) түлиләр. Шуңа күрә татарлар, шартнәмә буенча, руслар ягында көнбатыш юнәлештә яуларда-сугышларда катнашалар” – диеп язып калдырган. Шулай, татар Урдасының абруе һәм хакимлеге әле XVIII гасыр башына кадәр Евразиянең күп урыннарында сакланып калганын бик күп һәм бик мөһим, җитди мәгълүматләр раслыйлар. Тик шул мәгълүматләр, татарны әшәке, "тарихсыз халык” итеп күрсәтүне фаш иткән башка мәгълүматләр кебек, рәсми "тарихи фән” курсыннан төшереп калдырылган, туры әйтәндә, төрле ысуллар белән халыктан яшерелгән.
 
Өстә әйтелгән антитатар идеологияга таянып, Романовлар хөкүмәте, хакимиятен Евразия киңлекләренә тарату һәм ныгыту белән бергә, төрле ысуллар белән "татарны кәметү” эшен алып бара («как и ныне, делали политику над татарами по умалению сих магометан во всем государстве» - моны романовларның бер зур түрәсе 1735 елда язып калдырган). Менә шул татарга каршы алып барылган сәяси эшнең бер зур нәтиҗәсе булып, Рәсәй рәсми тарих курсында татарларны һәм урдачыларны хурлаган бер зәгыйф, Рәсәй һәм Евразия халыкларына әле дә зарарлы булган бер идеологик караш, дөресен әйткәндә, антитатар идеология калган. Бу "фәнни караш” буенча, татарлар, имеш, "ерак көнчыгыштан килгән вәхши басып алучылар, Рәсәй халыкларының бабаларын үтерүче, җәберләүче явыз илбасарлар булганнар” – диеп, әле дә шуның буенча фәнни һәм әдәби әсәрләр, китаплар языла, фильмнар төшерелә.
 
Шулай итеп, бу идеологияда нигезләнгән сәясәт нәтиҗәсендә, Рәсәй-Евразия киңлекләрендә татарларга дәүләт эшендә, башка иҗтимагый-сәяси тормышта да, икътисад идаралыгында да юнләп урын калдырылмый дияргә була – менә нәкъ романовлар идеологлары язган рәсми тарих курсында да татарларга юнле урын калдырылмаган кебек. Бу "татарны кәметү” сәясәтенең бөтен илгә дә зарарлы нәтиҗәләре күп булган, әлбиттә. Мәсәлән, Романовларның Рәсәй дәүләте 300 елдан артык вакыт буе "Көнбатыш Европадан артта калып килә”, аннары канга, утка батып, таралып төшә ки. Инде Советлар Союзы хөкемдарлары да, хакимияткә килгәндә "халыкара дуслык” игълан итсәләр дә, шул ук татарны бетерү идеологиясын файдалана барды – нәтиҗәдә дәүләтләре бер буын давәме гына торалды. Ул антитатар идеологиясының зарарлы таэсире әлеге Рәсәйгә дә кагыла бара, әлбиттә – алданрак әйткәнчә, илнең эчке һәм тышкы сәяси эшләрендә тотрыклыкны шактый какшата бара.
 
Әлбиттә, "татарны бетерү” идеологиясы һәм сәясәте аеруча татарларга да бик зур зарар китергән һәм, мин иң алдан әйткәчә, аның әле дә безнең халыкка бик көчле зарарлы йогынтысы бар. Тик бу проблемаларны чишу-гизү юлы да бар. Чөнки Рәсәй хөкүмәте белән татар халкының бер уртак кирәклеге бар: татар халкының - илдә зурлыгы буенча икенче урында торган халыкның - мәдәни дәрәҗәсе, күәте, кодрәте, төрки дөнъясында ихтирамы үсә бирүе белән, Рәсәй дәүләте дә – татарларның төп ватаны - Евразия киңлекләрендә үзенең ихтирамын һәм йогынтысын ныгыта, үстерә генә бирәчәк.
Моны, әлбиттә, Рәсәй түрәләренә аңларга, ә татар халкының милли лидерларына һәм зыялыларына аларга аңлатасы кала – әйе, бәлки, бу бик ансат эш булмаса да.
 
Әйтелгән гомуми Рәсәй дәүләте һәм аеруча татар халкы проблемаларнын чишү юлы, "ачкычы” бик ерак ятмый. Ул "ачкыч” – безнең Бабаларыбыздан калган, аерылгысыз өч өлештән торган мирасыбызда, шуны татарларга файдалана белергә генә, ә менә Рәсәй хөкүмәтенә бу эшкә, үз файдасын аңлап, зур ярдәм күрсәтергә кирәк диеп уйлыйм.
 
Әйткән мирасыбызның беренче өлеше - безнең халыкның борынгы үзисеме: "Татар”. Иң алдан шуны әйтергә кирәк – "татар” дигән милли исемне хурлар өчен, бездән тартып алып юк итәр өчен алдан әйткән, татарга каршы эшләгән пропагандист-идеологлар һәм аларның эшен давәм итучеләр бик күп көч салганнар – әле дә шуны давәм итүчеләр күп ки. Имеш, "безнең бабаларыбыз Татар булмаган, ә икенче халыклар – "булгар”, "кыпчак”, "төрки” һ.б. булган”, ә безгә "татар” дигән исемне көчләп такканнар”, тарихи чыганакларда сансыз искә алынган татарларның, имеш, "бүгенге татарлар белән бернинди бәйләнешләре юк” дигән "фәнни язмалар” әле дә чыга һаман. Ә бит чынында "Татар” дигән горур милли исем борын-борыннан Евразия киңлекләрендә билгеле булганын, аны йөреткән халык үзенең кодрәте, күәте, шактый зур ихтирамы белән барча халыклар арасында билгеле, күренекле булганын, татарларның борын заманнардан алдынгы халык булганнарын, шәһәрләр төзегәнен, шактый мәдәни халык булганнарын сансыз чыганаклар, мәгълүмәтләр раслый. Әлеге вакытта да "татар” дигән милли исемне бик күп кеше йөртә, хәттә рәсми рәвештә "татар булып исәпләнмәгән” халыклар арасында да шул исемне йөреткән бик күп кешеләр очрый. Әгәр дә без, бу исемне йөрткән халык, безнең бабаларыбызның тарихта чынлап нинди урын алып торганын күрсәтсәк, бу исемнең ихтирамы, ә аның белән бергә барча татар халкының ихтирамы, йогынтысы, хәттә саны да, әлеге кебек, кәми түгел, ә үсә генә барыр иде.
 
Безнең үзисемебез белән аерылмас бәйләнештә әлбиттә, безнең Туган тел – Татар теле әле дә төрки телләрнең үзәге, бу фәнни рәвештә расланган, тик бик билгеле түгел, ә нигә - сәбәбен алдарак әйткән идем инде. Татар телендә бөтен төрки телләргә уртак булган сүзләрнең 80%тан артыгы бар. Ә төрки телләрендә дөнъяда (Евразияда) 350 миллионнан артык кеше сөйләшә. Аннары, Татар теле күпчелек төрки телләреннән сөйләм-әйтем белән генә аерыла ки – аларны бер тел диеп әйтергә була. Әйе, дөресендә бит күп төрки халыкларны, тарихи караштан бик күптән түгел, "татарлар” диеп йөрткәннәр – һәм аларның күпчелеге үзләрен бер халык диеп исәпләгәннәр (әйтик, Ш.Мәрҗәни, И. Гаспарлы, Ә.-З. Вәлиди Туган шуны язганнар). Тик татарга каршы юнәлтелгән сәясат һәм идеологик агрессия гына халыкның күп өлешен "татар” дигән исемнән баш тартырга мәҗбүр иткән. Татар теленең бүгенгә кадәр төрки телләренең үзәге булуының бик мөһим тарихи сәбәбе дә бар – аны хәзер ачыклармын.
 
Шулай итеп безнең Татар дигән үзисемебез һәм Туган телебез безгә әлеге вактытта бер-беребезне "танырга”, халкыбызга таралмаска, төрки кардәшләр белән аралашырга-аңлашырга ярдәм итәләр – ә менә тарихны ачыклаганда алар безгә бәя биреп бетергесез "маяк”, юлкүрсәткеч билге (ориентир) булып хезмәт итә. Әйтик, төрле вакытлардан, төрле халыклар вәкилләреннән калган сансыз чыганаклар безгә "татар халкы”, "татар теле”, "татар язмалары”, "татар телендә язган китаплар, язулар”, "татар дәүләтләре”, "татар галимнәре”, "татар патшалары” турында сөйлиләр.
Ә менә шул борынгы татарларның теле – күп мисаллар очрый, сансыз чыганакларда – бүгенге татар теленә бик якын булган. Хәттә, әйтик, Чыңгыз татарларында "сөенче” дигән сүз дә булган – аны тәҗремәчеләр "хәбәр итүче, хәбәр җиткерүче” диеп аңлатканнар. Әлбиттә бүгенге татарлар аңлаган бик күп бүтән сүзләр дә очрый – исемнәре-кушаматлары да татарча.
 
Ә рәсми тарихчылар безгә "Чыңгыз-ханның туган халкы ниндидер "монгол телендә сөйләшкән” диләр. Тик чагыштырып, төпченеп тикшереп караганда, ачыклана – Чыңгызлар дәүләтендә шул борынгы (иске) татар теле дәүләт теле булган да инде. Нәкъ инде менә шул тел, М. Усманов язганча, "Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән телләргә – казакъ, үзбәк, кыргыз, төрек телләренә һ.б. күп төрки телләргә нигез була. Бу телләр иске татар теленнән "бүленеп чыгалар”. Ә татар теле шул төрки телләргә, өстә без күргәнчә, үзәк тел булып кала да инде. Алдарак әйткәнчә, Евразияның яртыдан артыграк өлешен – бүгенге Рәсәйнең дә күпчелек җирләрен - көнбатыш Европа сәяси эшмәкәрләре һәм сәяхәтчеләре "Татария” диеп йөрткәннәр, ә менә гарәпләр, руслар һәм кытайлар ул илне "Татар дәүләте” диеп атаганнар.
 
Әйтик, менә XVII гасырда яшәгән Төркия тарихчысы Әүлия Челәби, аның өчен дә борынгы булган латин, юнан, фарси һ.б. халыклардан калган чыганакларга таянып, татарлар турында, мәсәлән, шундый мәгълүмәтләр калдырган: "Иң әүвәл Аллаһы Тәгалә Җирне татарлар белән бизәгән, аннан соң гына Измаил пәйгәмбәр токымыннан гарәпләр чыгалар, шуннан соң гарәп теле дә барлыкка килгән инде...”. Әүлия Челәбинең "Сәяхәтнәмә” дигән тарихи китабында татарларның Евразия континентының яртысын диярлек биләп тотканы турында да, Чыңгыз-ханның да татар патшасы, аның Дәүләте татар дәүләте булганын да раслый торган мәгълүмәтләр дә шактый күп китерелә.
 
Бу бәйләнештә шуны әйтергә кирәк – хәзер күп төрки халыклар (аеруча элекке Совет республикалары халыклары) үз тарихларын ачыкларга тырыша. Күп төрки тарихчылар инде аңлады – Евразия халыкларын берләштергән Дәүләтне оештырган Чыңгыз-хан һәм аның туган халкы төркиләр (шул вакытта яшәгән төрки халыкларның берсе) булганнар. Менә инде безнең төрки туганнар үз арасында Чыңгыз-ханның туган халкын эзлиләр – аны "казакъ” та, "башкорт” та диючеләр бар – ә моның да дөрес өлеше бар ки, хәзер ачыкларбыз. Чөнки чыңгызлык – әле дә күп төрки халыкларда сакланган яхшы һәм ныклы бер гомуми сыйфат, аның күпчелек төркиләрне, аларның асылын берләштерә торган бик егәрле (көчле) йогынтысы бар.
 
Әйе, дөресе шуңарда – төркиләрне XIII гасыр башында бер Гомумевразия дәүләтен төзергә оештырган Чыңгыз-хан һәм аның тарафдарлары, урдачылар, чынлап та, төрки халыкларының берсеннән – шул вакыттагы татар халкыннан булганнар. Ул халыкның токымнары әлеге вакытта бик күп төрки халыкларда бар, шуны да әйтик - хәттә руслар арасында да күпләр. Шулай итеп, татарның чын тарихын ачыклау, һичшиксез, төрки халыкларның дәрәҗәсен күтәрә, аларны берләштерә ки, әлбиттә аның рус халкына да уңай кагылышы бар.
 
Ә менә төрки халыклар арасында татар халкының абруен ныгытыр өчен, әлбиттә, чын тарихны ачыклауны давәм итәргә кирәк: чөнки бүгенгә кадәр үзенең (Чыңгыз-ханның туган халкының) исемен, күпчелек телен дә (ягъни нәкъ менә татар теле төрки телләр арасында үзәк тел булып калган), Чыңгыз турында үзенең хәтерендә, тарихи әсәрләрендә яхшы хәтер саклаган татар халкы, һичшиксез, үз вакытында төрки дөнъясының үзәге булган.
 
Әлбиттә, бүгенге татар халкы да әле дә шул үзәклеген югалтмаган – тик аны расларга, куркмыйча, тартынмыйча шуның турында белем таратырга, вәгазь кыларга кирәк. Менә тагын бер мисал: XIX гасырда яшәгән, кытай, халха-монгол, маньчжур телләрен белгән рус галиме, академик В.П. Васильев, кытай һәм башка борынгы көнчыгыш чыганакларын тәрҗемә итеп, шуны аңлатып калдырган: "Татар дигән исемне борын вакытлардан бирле бер аерым халык йөреткән, борынгы кытайлар ул халыкны борын-борыннан Кытай чикләреннән алып көнбатышка табан бик еракка кадәр яшәгәннәрен, аларның алдынгы халык булуларын - борын заманнан ук терлекчелек белән генә түгел, ә сәүдә белән дә, игенчелек белән дә шөгелләнгәннәрен, шулай ук тимер, бакыр эшкәртә белгәннәрен күрсәтәләр. Менә шул татар халкы – ә "ерак көнчыгшта яшәгән кыргый күчмә халык” түгел, - Чыңгыз-ханның туган халкы булган да инде. Чынгыз-хан һәм аның туган халкы без әлеге "монгол теле” дигән телдә сөйләшмәгәннәр. "Монгол” дигән исем Чыңгыз-хан тирәсендәге татарларда, "Мәңге” дигән сүздән чыккан, ул сүзне Чыңгызлар үзләре оештырган Дәүләткә исем кушканда файдалана (шулай дәүләт исеме Мәңгел Олыс була). Шулай итеп, бу дәүләтнең тугры табигъларының даими сәяси исеме "Монгол” диеп тә языла” (чит телләрдә азрак үзгәргән "Мәңгел” сүзе) - диеп аңлата В.П. Васильев. Менә, - үземнән өстәп әйтим, - без кайчандыр йөреткән "советлар” ("советские”) дигән сәяси исем кебек.
 
В.П. Васильевның бу мәгълүматләрен башка бик күп, төрле вакытларда, төрле халыклар калдырган чынганаклар исбатлый. Әлбиттә, татар чыганаклары да. Шунысын да әйтергә кирәк – татар чыганакларында Чыңгыз-ханның һәм аның тарафдарларының аеруча гәдел, кешелекле, гакыллы кешеләр булганы күрсәтелә. Ә менә татар-урдачыларның төрле дошманнары язып калдырган язмаларда Чыңгыз-хан, имеш, "тумыштан явыз вәхши булган”, "аның нәсел-токымы да, тарафдарлары да шундый ук явыз илбасарлар булган” диеп күрсәтелә.
 
Шулай, үз кардәшен татарлар хурламаганнар, әлбиттә, тик шулай да дөресен язганнар – менә, мәсәлән, татарлар арасында 17 ел яшәгән Италия кешесе Марко Поло да шуны яза: "Татарлар 1187 елны үзләренә патша сайлап куялар, аны алар үз телендә Чыңгыз-хан диеп атыйлар... Ул бик гадел, миһербанлы патша була, бик яхшы хөкем итә – үзгә халыклар да аны ярата, һәм татарларга кушыла, аларга иярә бара, чөнки алар халыкларга бернинди дә аламалык китермиләр...”
 
Шуны да әйтим: "Монгол” дигән сәяси исемне урта гасырларда күп халыклар йөртә – вакыты белән "монголлар” дигән сәяси исем йөртүчеләр татарларда гына түгел, башка төрки халыкларда да, хәттә кытайларда, фарсиларда, таҗикларда һ.б. халыкларда да була. Гомуми Мәңгел Олыс (рәсми тарихчыларда "Монголо-татарская империя”) таралу белән, ул исем дә бу дәүләт биләп торган киңлекләрдә югала. Ә менә "татар” дигән борынгы милли исем кала – башка халыкларның да милли исемнәре калган кебек. Бүгенге "монголлар” исә – аларның үзисемнәре "халха”, ә тулаем рәсми милли исемнәре "халха-монголлар” – бу исемне, халык булып оешу белән, кытайлардан XV-XVII гасырларда кабул итәләр. Чөнки Кытайлар аларны татар урдачылардан калган Мәңгел Олысның (Монгол Улус) көнчыгыштагы калдыгы диеп күрәләр - басып алырга тырышып, бик озак алар белән сугышалар. Тик менә аларны кытайлар да, үзгә халыклар да беркайчан да "татар” диеп атамаганнар.
 
Шул ук Татар дәүләте (Мәңгел Олыс – аеруча Алтын Урда) ул бүгенге Рәсәйнең атасы диеп әйтергә була, ә бит атайны хурлап, яки аңардан баш тартып, бәхетле булып булмый – һәрхәлдә, алданырак әйткәнчә, Рәсәйнең романовлар һәм большевиклар хөкем иткән чорларда булган тормышы шуны раслый инде ... Ә менә Алтын Урда чорында, әйтик, рус керәстиәннәренең "алтын чоры”, иң яхшы яшәгән вакыты булган - моны инде кайсебер рус тарихчылры да таный – тик рәсми тарихчылар ул белемнәрне бик таратырга ашыкмыйлар.
 
Шулай итеп, безнең үзисемебез һәм безнең Туган телебез безгә бер-беребезне танырга, халкыбызны сакларга, чын тарихыбызны ачыкларга, тергезергә юл күрсәтә. Ә менә чын тарихыбызны тергезү – белү-ачыклаү, ул белемнәрне барча якташ халыкларга, бөтен дөнъяга тарату, - безгә татар халкының ихтирамын, күәтен, көдрәтен күтәрергә, туган телнең дәрәҗәсен үстерергә, мәдәни үсешкә ирешергә, әлбиттә, юл ача.
 
Ошбу мөмкинчелекләрне без, татарлар, һәрхәлдә, файдаланырга тиешбез диеп уйлыйм. Татарның тарихта булган яхшылыкларын ачыкларга, безнең бабаларыбызга яккан яла-нахакларны фаш итәр өчен мәгълүмәтләр җитәрлек (аларның әле мин җыеп, системага китереп язганнары гына да без минем тарафдарлар белән чыгарган биш китапка сыймады).
 
Шуны да әйтим: шулай туры килде ки, мин бала чактан ук совет рәсми тарихчлары безне алдаганын аңладым - чөнки безнең ыругта һәм гаиләдә безнең бабаларыбыз турында, буыннан-буынга күчеп, шактый гына белем кала бара. Шулай минем тарихи эзләнүләргә кызыксынуым туды - мин яштән үк чын татар тарихы турындагы, төрле тарихи чыганакларда, тарихчы-галимнарның тарихи хезмәтләрендә таралып яткан хәбәрләрне, мәгълүмәтләрне, дәлилләрне җыеп, бер-беренә чагыштырып тикшереп, анализ ясап, бер системага тезә бардым.
 
Инде 2005 елда мин беренче хезмәтемне басарга булдым – чөнки миңардан аның эчтәлеген ишеткән милләттәшләр, яки кулъязманы укыганнар миңа "бу хезмәтне басып чыгарып, халыкка белдерергә кирәк” диеп өндәде. Шулай итеп мин алдынгы карашлы тарихчы галимебез Д.М. Исхаковка барып җиттем - ул, 2005 елда минем беренче китапка рецензия ясап, аның кирәклеген һәм фәнни яраклыгын танып, уңай бәя бирде. һәм 2007 елда, минем беренче, төп китап, Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институтында тагы бер тикшерелеп, ниһаять, "Мәгәриф” нәшриятендә "Чынгыз хан һәм татарлар: уйдырмалар һәм чынлык” ("Чингиз-хан и татары: мифы и реальность”) дигән китап-монография булып чыкты. Икенче китап - "Урда дәүләтенең таҗы” ("Корона ордынской империи”) - 2007 елның җәендә Мәскәүдә чыкты, бу китапка беренче китапның эчтәлегенең иң мөһим өлеше керде, ә икенче өлеше "монгол-татар басып алулары” ялаларын фаш итү булды.
Шул китаплар нигезендә, аларның төп темасын – татарның чын тарихын тергезүне, безнең бабаларыбызны яладан яклауны - давәм итеп, мин тагын 3 китап яздым.
Бишенче китапны - "Татар мирасы” ("Наследие татар”) – мин Шихаб Китабчы дигән тарафдар-автордаш белән бергә яздым. Бу өч китап Казанда яшәгән милләтәшебез, күренекле зыялы, икътисад фәннәре кандидаты Сәлим Дәүләтшин оештырган "Россия һәм Евразия тарихында татар эзе” ("Татарский след в истории России и Евразии”) дигән китап сериясы булып чыктылар.
 
Шулай итеп, халык чын тарихын таныды, тарафдарлар табылды, китап сериясы нигезләнде. Безнең китаплар турында бәяләүләрне, минем төрле гәзит-журналларда басылган макәләләрне, фәнни конференцияларда ясаган чыгышларны "Татары Евразии (подлинная история)” дигән сайтта укырга була: http://tartareurasia.ucoz.com/ Бу сайтны да ясап-корып, аның турында хәбәр таратып, татарның чын тарихын халыкка җиткерергә безгә төрле җирләрдә яшәгән милләттәш-тарафдарлар ярдәм итәләр. Ул эшне – татар халкының чын тарихын тергезү, ул белемнәрне халыкка таратуны - давәм итәргә кирәк, әлбиттә, китаплар чыгарып та, шулай ук телевидение, радио, интернет һ.б. масс-медиа аша да – бу бит татар халкының Евразия халыклары арасында ихтирамын, дәрәҗәсен күтәрергә, безнең бабаларыбызда булган ихтыяр, күәт-кодрәтне кайтарырга мөмкинчелек бирә безгә – димәк, туган телгә, татар халкына сакланып калырга гына түгел, ә үсенешкә юнәлергә дә ярдәм итә.
 
Гали Рашитович Еникеев (Гали Рәшит улы Еникәй).
Категория: Статьи Еникеева Г.Р | Добавил: Kamil (10.12.2012)
Просмотров: 8340