Главная » Статьи » Статьи Еникеева Г.Р » Статьи Еникеева Г.Р

КУШАМАТЫ "ТИМЕРЧЫҢ"... (беренче өлеш)
"Кушаматы Тимерчың..."
 
Әүвәл бу мәкалә "Мирас" журналында кыскача басып чыгарылды (2007 ел, № 10). -  2005 елдан бирле күп кенә Рәсәйдәге татар журнал-гәзитләренә тәкъдим ителгән иде, тик редакторлары басып чыгарырга КУРКТЫЛАР... ЧӨНКИ БУ МӘКАЛӘ ТАТАРЛАРНЫ БИК ЗУРЛЫЙ...
                  
 
 
 
                                Кушаматы «Тимерчың»…
 
 
 

     Бөтен дөнъя тарихында да, дөресен генә әйткәндә, аеруча Россияда Дәүләте, аның халыклары тарихында да бик тә мөһим, гаять зур урын алып торган тарихи шәхеснең туганына 850 ел тулуын безнең Россияда беркем дә искә дә төшермәде, күпчелеге сизми дә калды дияргә була.

    Ул шәхесне искә алмау, «оныту»ның, тарихта аның эшләрен ачык һәм тулы итеп күрсәтмәгәннең бик зур сәбәбе-нигезе бар, әлбиттә. Бу шәхес турында тарихта ачык һәм тулы мәгълүмәтләр бирмәү генә түгел, тарихта аның туган-үскән, дәүләт хакимиятенә килү, идәрә итү вакытлары, XIX гасырда яшәгән рус академигы В.П. Васильев сүзләре белән әйткәндә, урта гасырлардан ук «аңлы рәвештә караңгыга батырылган һәм бозып күрсәтелгән».

    Икенче рус галиме, тарихчы һәм философ П.Н. Савицкий әйткәнчә, «шул кеше булдырган Ил булмаса,  Россия да дөнъяда булмас иде» - әммә безгә бүгенге көнне дә ул шәхеснең туган елы да төгәл  билгеле түгел: Бер чыганакта 1154 ел күрсәтелә (В.П. Васильев тәрҗемә иткән борынгы Кытай хәрби түрәсе Мэн Хун язмалары буенча), икече чыганакта (фарсы Рашид ад-Дин җитәкчелегендә XIV гасыр башында чыгарылган «Тарихи язмалар җыентыгы»нда), чама белән, 1155 ел диеп белдерелә.

    Әүвәл әйткән шәхеснең исеме – Чыңгыз хан. Бу кешенең титул-исеменең шушы иң дөрес әйтелеше-яңгырашы аның туган халкының туры токымы булган Россияның бер халыгында (телендә)  калган – моны аз гына түбәндәрәк ачыкларбыз – шунда ук төшенеп җитмәгәннәргә.

әлбиттә, бу шәхеснең токымнары Россиянең һәм Евразиянең башка халыклары арасында да, русларда да, төрки халыклар арасында да, күпчелеге үзенең борынгы Бабасы кем икәнен белмичә, тормыш асрый баралар.

    Тарихта сакланып калган бик күп мәгълүмәтләр буенча, бу шәхеснең, аның туган халкының дөнъя тарихында, Евразия-Россия халыклары язмышында прогрессив  һәм бик тә уңай әһәмияте бар, әлбиттә.

Чыңгыз хан үзенең туган халкын, аннары башка Евразия халыкларын да Бөек Евразия дәүләте  төзергә оештыра алган. Бу дәүләт Россия булуына да, Россия һәм Евразияның күпчелек халыклары барлыкка килүенә, аларның уңай  үсеш-алгарышларына да тарихи нигезе, шарты булып калган.

    Шуны да әйтергә кирәк – тарихчы европоцентристлар безгә бик җиткереп бармаган, әммә кайсыбер тарихи чыганакларда очрый торган мәгълүмәтләр буенча, Чыңгыз хан дәүләтен төзегән чордан ук аның янында, аның иптәшләре-көрәштәшләре арасында бик күп Көнчыгыш Европа кешеләре булган - әлбиттә, руслар да булган.

    Чыңгыз хан үзенең иптәшләре-көрәштәшләре белән дәүләтен нигезләгәндә үк үз вакыты өчен генә түгел, ә алдагы гасырларга да күп урыннары-кагыйдәләре күп халыкларга уңай һәм алдынгы, прогрессив булган хокук жыентыгы - Бөек Язу эшләп чыгара һәм аны Бөек Корылтайда раслап игълан итә. Бөек Язу кануннары соңрак төрле халыкларның, илләрнең прогрессив хокук системаларында кулланыла, хәттә бүгенге көнне дә, әлбиттә, аның чагылышларын күп күрергә-очратырга мөмкин, тик бу шартларны европоцентрист тарихчылар икърар итергә ашыкмыйлар.

    «Чыңгыз ханның мәмләкәт белән идара итүдә тоткан юллары, дөйөм  мәмләкәт халкының хәленә ярашлы булган кануннары тикшеренүчеләрне хайранга калдыра. Аның мәмләкәтендә гәделлек, тәртип, якшы мөгәмәлә кебек идеаллар мәшһүр генә түгел, тамәм мәгънәсе белән гыйлемгә корылган иде. Мондый сыйфатлар дөнъяның башка бөек командарларында булмады» - диеп язган бөтен дөнъяда танылган тарихчы-тюрколог Әхтметзәки Вәлиди Туган. 

    Бөек Язуның урта гасырларның кансыз-мәрхәмәтсезлек  заманнарында тормышка ашырылган кануннары һәм кагыйдәләре бу - диннәргә тигез караш, бар фикергә-дингә ирек бирү, бөтен кешене диненә, расасына, милләтенә, сыйныф чыгышына карамастан, Бөек ханнан алып гади кешегә кадәр дәуләт һәм хокук алдында бертигез җаваплы итеп күрү, һәркемгә, сыйныф чыгышына карамастан, тумыштан диярлек тигез мөмкинчелек, булышлык-ярдәм бирү принципы – тик кешенең сәләтлеге һәм уңганлыгы гына аның уңышлы һәм мул тормышына сәбәп-нигез булырга тиеш булган.  

Бу төп кагыйдәләр һәрбер кешедән, әлбиттә, иң алдан намуслылык, вөҗданлылык, биргән сүзендә тору, үз эшенә бирелеп, аеруча тырыш булуын, гәделлекә, камиллеккә омтылуын таләп иткәннәр.

    Әлбиттә, шундый кагыйдәләр, ул вакытта инде аеручан, бик күпләргә «яшәргә комачаулый» башлаган, алар арасында гади кешеләр генә түгелдер, күп дәүләт-илләр ияләре дә булган, һичшиксез (хәттә, риза булыр күбесе - әлеге вакытта да «тигез мөмкинчелек» дигән принцип, «урлашма» дигән кагыйдә кайсыберләргә бик килешеп бармаганы билгеле, сер түгел).

    Шуңа күрә дә, беръяктан, Бөек Язу идеяларына-фикерләренә каршы, аларны тормышка ашырган дәуләткә, шул дәуләт тотучыларга каршы, алар дөнъяга пәйдә булу белән, каты көрәш башлана.  Ул көрәш бер башланып, бүгенге көннәргә кадәр туктамаган, әлбиттә - төрле методлар (ысуллар) белән алып барылган. Иң мөһим һәм тәэсирле ысул - идеологик ысул булып чыккандыр, чөнки идеологияга каршы иң яраклык корал - шул ук идеологик метод кулланыла, күпчелек вакыт кайсыберләр уйлауы һәм куллануы буенча, каршы куярлык  җитди дәлилләр булмаганга – нахак алдакчыл пропаганда рәвешендә.

   Бөтен урта гасырлар дөнъясы өчен гәдәттән тыш яңа булган идея,  яңа хокук системасы, яңа Дәүләт төзү хәрәкәте аларның дошманнары ягыннан «канга батырып басып алулар гына» диеп игълан ителә. Бу хәрәкәтнең лидеры Чыңгыз хан үзе, аның иң якын көрәштәшләре һәм аның туган халкы «кыргый күчмә халык кешеләре, мәҗүсиләр» диеп дөнъяга белдерелгән.

    Ләкин Әхтмәтзәки Вәлиди Туган үзенең тарихи әсәләрендә, бөтен  дөнъяның бик күп билгеле галимнәренең дәлилләренә һәм мәгълүмәтләренә, үзе дә еллар буе алып барган фәнни әзләнү-тикшеренү нәтиҗәләренә дә таянып, Чыңгыз ханның төрки халыкларыннан булуын раслый, һәм аның турында менә ни диеп яза:

«Чыңгыз зур гәудәле, нык тәнле, киң маңгайлы, озын сакаллы, бик  мәһабәт, эшендә гаять тотанаклы, сүзгә оста кеше иде… Ул мәмләкәтен үзеннән соң да озак гомер итсен һәм үссен диеп төзеде. Ул  төзегән мәмләкәт аның үзеннән соң да  давам итте генә түгел, бәлки тагын да зурырак булып  киңәйде һәм үсте, гаять көчәйде.

Монгол-татар хөкемәтендә ижтимагый һәм сәяси корылышның барысы да Чыңгыз ханның үз кулы белән эшләнде.

…Ул үзенең табигый көч-күәте янына халыкны үзенә карата белү сәләтен, һич бер тайпылмый, селкенми торган үзаллылык һәм ихтыяр көчен дә  жыйган иде. Аның бөек табигатенә күпме төрле-төрле уңышсызлыклар, күпме кешеләрдән күргән мәсхәрәләр, тормышка ашмый калган күпме ялгыш өметләр һич бер тәъсир итә алмыйлар иде. Чыңгыз бик йомарт һәм ачык йөзле иде. Иптәшләре аның бу сыйфатына мөккибән гашыйк иде. Ул дөнъяның рәхәтен күрә белде, ләкин бу җәһәттән дә дөнъяның бик күп патшаларыннан да аерылып торды. Дөнъя рәхәтен күрәм диеп, ул һич бер вакытта да азгын нәфескә иярмәде. Шуның өчен дә ул үзенең актык көненә кадәр акыл һәм фикер  җәһәтеннән камиллыкка табан гына барды.

    Чыңгыз хан үзенең балаларына бөтен диннәргә дә бер тигез дәрәҗәдә карарга, берсен дә икенчесеннән һич өстен куймаска, бәлки аларның барысын да хөрмәт итергә васыят иткән иде. Чыңгыз хан карашы буенча, һәммә диннәр дә бер үк дәрәҗәдә мөһим, бер үк дәрәҗәдә якшы иде. Шуның өчен дә Ислам, Христиан, Будда миссионерларының һәр бересе, Чыңгыз хан безнең динне  якынырак күрә диеп әйтәләр иде.

    Чыңгыз хан мәмләкәтенең төрле халыкларыннан җыела торган Корылтай тарафыннан төзелгән «Язуг» исемле канун китабына дөйөм мәмләкәт өчен уңайлы булган кагыйдәләрне генә кертергә тырышты.

Шул кануннарга Чыңгыз хан барысыннан да артык үзе буйсынды һәм шуннан бер карыш та читкә чыкмаска тырышты».

    Менә Чыңгыз ханның шул Бөек Язуны барлыкка китерүенә, гәдаттән тыш Ил коруына, шул Ил белән идарә итүне оештыруына карап, кайсыбер «официаль тарихчыларның»  сүзләренә карамастан, Чыңгыз хан үз вакыты өчен бик укымышлы (мәгарифәтле) кеше булган диеп уйларга бөтен нигез-сәбапләр дә бар. Без моны югарыда китергән мисалдан - Чыңгыз хан белән очрашкан төрле дин руханилары сүзләреннән дә күрә алабыз. Чөнки, әлбиттә укымышлы булган, төрле дин хезмәткәрләреннән «безнең динне зурлый» дигән бәя алу өчен, әлбиттә, аларның һәрберсенең дине турында кешедә бик тә яхшы белем булырга тиеш.   

    Соңрак инде, төрле заман һәм төрле илләр тарихчы-фальсификаторлар тырышулары белән, Евразия-Россия халыкларының Бабаларының  юньләп дәүләт-мәмләкәт тә, хокук системалары да булдыра алмаганнарын күрсәтү максаты белән, Чыңгыз ханның туган халкы һәм ул үзе бөтенләй икенче этнос, «бөек хань (Кытай) халкының бер тармагы - күчмә халха-монгол халкы» диеп игълан ителә. Шуны да әйтергә кирәк – соңрак бу халха-монгол халкына  Кытайның Мин династиясының язучылары «Юань династиясы тарихы» дигән «тарих әсәре» дә язып бирәләр.

    Көнбатыш Европадагы һәм Көнчыгыш Азиядәге «монгол тарихы» язучылар бик күп объектив һәм риясыз булган мәгълүмәтләрне «төшереп калдыралар», аннан да тыш, яшерәләр. Яшереп булмаган мәгълүмәтләрнең  мәгънәсенә бөтенләй икенче төрле аңлатма биреп баралар.  

    Игътибар белән караганда, бу «монгол тарихы» язучыларының   нәтиҗәләре бер-бересенә туры килмәүләре, каршы килеп торулары күзгә  күренеп тора әлбиттә:

Югарыда исеме әйтелгән рус академигы В.П. Васильев (1918-1900) Кытайда ун ел буе фәнни тарих тикшеренүләр-әзләнүләр үткәрә.

Бу олы галим кытай (хань), маньчжур, халха-монгол телләрен бик яхшы белгән була, һәм үзе тикшергән борынгы көнчыгыш тарихи чыганаклардан менә нинди нәтиҗәләр ясый:

 

1). Чыңгыз ханнның туган халкы «Татар» дигән исемнән башка бернинди дә исем белән аталмаган. Бу халыкны башка халыклар да, ул халык үзе дә, «татар халкы» диеп атаган.

 

 

2). «Татар» дигән халык исеме (этник исем) тик бер генә кабиләнең - Чыңгыз ханнның туган кабиләсенең һәм шул кабиләнең туган буыннарының гына  гомуми исеме булган, кытайлыларга бу халык VII-VIII гасырладран (Миләди) бик яхшы билгеле булган.

    Беркайчан да, берничек тә «Татар» дигән исем Монголиядамы, икенче җирләрдәме, «төрле-төрле кабиләләр өчен гомуми исем генә булмаган».

 

 

3). Чыңгыз хан үзе, һәм аның туган Татар халкы, беркайчан да «әле без "Монгол теле" диеп атаган телдә сөйләшмәгән» - диеп аңлата В.П. Васильев үзенең фәнни эшләрендә (әсәрләрендә).

 

 

    Урта гасырларда бөтен Евразияне диярлек тоташтырган дәүләт-ил төзегән татар халкының лидерының исемен-титулын «официаль тарихчылар» үзгәртеп-бозып «Чингисхан», ә  үз исемен (бәлки кушаматын), безгә «Тимучин» диеп җиткергәннәр. Бу исемнәрне төрле халык кешеләре (авторлары) төрлечә «аңлатырга» тырыша – монда аларны карап - кире кагып торырга урын да, вакыт та әрәм итмик, иң мөһиме, аның кирәге дә юк: шул исемнәрнең дөрес мәгънәләрен безгә җиткергән объектив далил-мисалларның бер-икесен китерик:    

    «Татарларның императорының барысына да билгеле булган «Тэмучень» дигән исеме аның кушаматы, әлбиттә» - диеп язган көнъяк-көнчыгыш Кытайның (Сун империясенең) дәүләт хезмәткәре, илчесе һәм күзәтчесе Мэн Хун. Бу кеше Чыңгыз хан белән бик яхшы таныш булган, аның белән берничә кабат очрашып, озак аралашып, бергә Төнъяк Кытай (Цзинь) империясына каршы яулар оештыру эше алып барган.

    «Татарлар үзара Чыңгыз ханны «Тимерчың» («Звон железа») диеп атыйлар, чөнки ул тимерче булган икән» - диеп язган Рубрук, Көнбатыш Европа католикларының «Папа»ларының илчесе. Рубрук татарлар илендә 1250-че елларда бик куп йөреп, Бату хан һәм Мәңгү хан белән очрашып-сөйләшкән кеше. әле дә «Тимерчың» дигән сүз татар телендә, әлбиттә, шуны ук аңлата.

    Шуны әйтик – бу исем-атны билгеле булган бик куп чыганакларда  кытайлар язып алган - әлбиттә, безгә кадәр килеп җитә алган чыганакларда, тарихи язма ядъкарләрдә. Тик шулай да безгә әлегә билгеле булмаган, яки «килеп җитмәгән», әлегә табылмаган борынгы язмалар дөнъяда бар, әлбиттә - татар телендә уйгур һәм гәрәб язуы белән язылган – аларның барлыгын белдергән мәгълүмәтләр тарихта күп очрый.

Менә шул исемне – «Тимерчың» - кытайлар әйтсәләр дә, язсалар да, «Тэмучень» диеп ишетеләчәк (үзгәрәчәк), чөнки кытай телендә «р» хәрефе (авазы) юк, әйтик – мисал өчен – «персы» дигән сүз, - кытайлар бу сүзне әйтеп карасалар, «по-сы» диеп ишетеләчәк (үзгәрәчәк). Әлбиттә, «Тимерчың» дигән исемне башка ят тел дә төрлечә бозып үзгәртәчәк: русча ул, мәсъәлән, «Тимурчень» ("Тимучин", "Темучин") булачак. Гарәпләр ул исемне "Темирджин" ("Темурчин") диеп язып калдыра, чөнки гарәп телендә "ң" хәрефе юк. Ә менә Рубрук ул исемне бөтенләй икенче рәвештә  - «Демуинг Хингей» диеп ишетеп-язып ала (бәлки, тылмачын яки Рубрукның үзен артыгы белән сыйлаганнардыр татарлар). Шуны да әйтик - Рубрукның язмаларын күп мәртәбә кучереп язганда, тәрҗемә иткәндә "Тимерчың" дигән исем, Рубрук аны әзме-купме дөрес язып калдырган  булса да, шул "Демуинг Хингей" дигән рәвешкә җиткергәнче бозып-үзгәртеп бетерүләре ихтимал.   

    Тик менә шул иң мөһиме - бу атның (исемнең) мәгънәсе ничек булса да, безгә килеп җиткән - «Звон железа» ("Тимер чың") ди Рубрукның язмаларын рус теленә тәрҗемә итүче, - аннан да артык, шул атны йөреткән кешенең, һәм шул атны ул кешегә биргән халыкның теле, безнең туган татар теле сакланган. Шул тел дә безгә, безнең борыңгы Бабаларыбыздан калып, безгә алар турында дөрес, тугры мәгълүмәтләрне, туры чын тарихны белергә ярдәм итә, әлбиттә, һәм моны раслый торган мәгълүмәтләр, дәлиллар, мисаллар сансыз күп, "бетәсе тугел", Аллаh боерса.

    Чыңгыз хан дигән исем-титулны да төрлечә «аңлатып» караучылар бар. ә бу исемнең мәгънәсен Әхмәтзәки-Вәлиди Туган күптән (1912 елда) аңлаткан инде, тик аның сүзләрен кайсыберләр «күрмәмешкә салышалар»:

«Темучин бик борынгы заманнардан килгән «Иль Каган» исеме урынына үзенә Чыңгыз («җиңүче, һәрвакыт өстен килүче» мәгънәсендә) исемен алды» диеп яза Әхмәтзәки-Вәлиди Туган.

Моңа өстәп әйтергә була – татарлар үзләре  Чыңгыз ханның титулын тулысынча «Чыңгыз-би хан» диеп  әйткәннәр (мәсъәлән, «Карачы» дастанын карагыз). Чөнки, түбәнрәк күрербез, Чыңгыз ханны патшалыкка халык сайлый, ул дөнъяга хан-патша нәселе булып тумый. Тулы исемнең-титулның мәгънәсе – «Чын гиз, гел җиң, хан итеп игълан ителгән (сайланган) би». (Телдә кулланганда ничек «чын» сүзендә «ң», «гиз» сүзендә «ы» барлыкка килгәнен аңлатып тору артыграк булыр диеп уйлыйм – сез дә риза булырсыз).

    Менә тагын да бер мөһим мисал китерик: официаль тарихта билгеле булган, Чыңгыз хан үзенең көрәштәшләре белән төзегән дәүләт-илнең исеме безгә «Монгол Улус» (Mongol Ulus) дигән рәвештә килеп җиткән («Ходайдан мәңгегә идарага биргән ил (җир)» мәгънәсендә).

    Француз тарихчысы Пельо (XIX гасыр) бу исемне Гуйәк ханның католиклар башлыгы «Папа римский»га язган хатыннан (1245 ел) алып транскрипциялый (борынгы татарлар гасырлар буе кулланган "уйгур язуы"ннан күчереп, латин хәрефләре белән яза).   

    

(Рәхим итеп, дәвамын бу мәкаләнең икенче кисәгендә укыгыз).
 
 
 

 

    

Категория: Статьи Еникеева Г.Р | Добавил: Kamil (04.09.2009)
Просмотров: 6709