Главная » Статьи » Статьи Еникеева Г.Р » Статьи Еникеева Г.Р

КУШАМАТЫ "ТИМЕРЧЫҢ"... (икенче өлеш)

    Бу дәүләт исеме - "Мәңгел" - иң беренче  Чыңгыз хан тарафыннан, Бөек Язуны  һәм яңа Ил төзү башлаганны раслаган Корылтайда игълан ителә. В.П. Васильев аны «бу исем «Мэнгу» дигән сүздән алынган һәм официаль эш-язуда гына кулланган булган» диеп аңлата. Кытайча бу сүзнең мәгънәсен  «борынгыны, кабул итү, борынгыны саклап бару» дигәнне аңлаткан иероглиф белән язганнар.

    Нәтиҗәдә, Чыңгыз хан үзенең тарафдарлары белән төзегән дәүләт-илнең, шул илгә хезмәт иткән кешеләрнең гомуми исеме дә (политоним) – «Монгол», - бүгенге татар теленә туры килә: «Мәңгү» сүзе «борынгы төрки» телендәге сүз (хәзер татар телендә «Мәңге») - аның нәрсә аңлатканын беләбез, һичшиксез. Ә менә «Мәңгел» дигән сүз (грамматик термин белән әйткәндә - сыйфат) бүгенге «официаль татар телендә» нигәдер сакланмаган. Сыйфат рәвешендә ул сүз урынына «Мәңгелек» дигән сүз кулланыла. Тик бу сүз грамматик яктан   «исем» (существительное) була ич. Татар телендә, - һәркем уйлап караса, риза булыр, - «Мәңге» рәвеш сүзгә ярарлык сыйфат  сүз «Мәңгелек» түгел (бу "исем" сүз), ә «Мәңгел» (сыйфат) сүзе табигый рәвештә таләп ителә:

Чагыштырыйк: «җиңеллек» (исем) - «җиңел» (сыйфат), «төгәллек» (исем) - «төгәл» (сыйфат, рәвеш) (һ.б.). Әйтик, - үрнәк өчен - без беркайчан да «җиңел мәсъәлә» дияр урынга «җиңеллек мәсъәлә» диеп әйтмибез, кемдер шулай диеп әйтсә дә, аны татар кешесе аңламый торыр.  

 

    Шулай итеп, без Чыңгыз хан нигез салган Илнең исемен татар телендә ничек әйтелгәнен белә алабыз: «Мәңгел Олыс», шул илгә, дәүләткә хезмәт иткән, аның таянычы булган кешеләрнең гомуми сәяси  исеме (политонимы) – «Мәңгелләр». Менә шул суз инде төрле телләрдә гасырлар буе үзгәреп, «Монгол», «Могол», «Магул» рәвешендә безгә килеп житкән.

    «Бу ике исем инде, «Татар» белән «Монгол» - соңгысы, рәсми (официаль) сүз булуы сәбәпле, ешрак куллана баргандыр, - Европа галимнәрен генә түгел, хәттә Рәшид әд-Динне дә, аның замандашларын да аптыратканнар (бутаганнар), һәм алар «Монгол» дигән сүзне бик борын заманнан килгән икән диеп хис иткәннәр». Менә шулай итеп, В.П. Васильев бик күптән инде тарихта «Татар» белән «Монгол» исемнәре нинди урын алып торганнарын аңлатып биргән. Тик аның эшләренә-тикшерүләренә «тарихчы-европоцентристлар» да, «мөселман тарихчылары» да, Кытай тарихчылары да «игътибар итмәскә» тырышалар.  

    Урта гасырларда татарлар арасында 17 ел яшәгән Италия сәяхатчесе һәм сәүдәгәре  Марко Поло язып калдырган китаптагы мәгълүмәтләр буенча «1187 елда татарлар үзләренә патша сайлыйлар, аның исеме Чыңгыз хан була. Бу патша бик кыю, акыллы, уңган булган. Аны сайлау белән, бөтен дөнъядан төрле илләргә таралган татарлар җыелып, аны үзләренең патшасы диеп таныйлар».

    Ә менә «Чыңгыз хан татарларының кансыз-комсыз басып алулары» турында Марко Поло шулай диеп яза: «Алар сигез илне буйсындырганнар. Халыкларга зыян китермәгәннәр, бернәрсәләрен дә таламаганнар, тик аларны үзләре белән башка халыкларны буйсындырырга чакырып, үзләре белән ияртеп алып киткәннәр. Шулай итеп сез ишеткәнсездер, алар бик күп халыкны (илләрне) буйсындырганнар. ә халыклар, идарәнең яхшы икәнен, гәделлеген, патшаның мәрхәмәтле икәнен күреп, аларга зур теләк белән ияргәннәр».  

    Шуны да әйтергә кирәк: Марко Поло китабын Европага кайткач, «явыз татарлардан» еракта яза, шулай итеп аның дөресне язмас өчен бер сәбәбе дә булмый.

    1220-нче елларда гәраб язучысы Ибн-әль-Әсир, «мөселман дөнъясы» (уйланма термин) вәкиле, гәраб, фарси, Каспий буе төркиләре феодаллары һәм сәүдәгәрләре терәге булган, гаять зур һәм агрессив Хорезм шахлыгы белән гәдел сугыш алып барган Чыңгыз хан татарлары турында менә ничек яза: «…Татарлар ул бик зур төрки кабиләсе (халкы). Аларның патшасы Чыңгыз хан, Тимерчын исемендә билгеле». Шулай ук гәраб, коты очып, давәм итә: «Татарлар бик күмәк, алар сугышта иң түземле-чыдамлы, качуны белми торган Алла заты, алар үзләренә кирәк булган бөтен коралны үз куллары белән ясыйлар» диеп яза. Официаль тарихчылар сүзләренә карамастан, шуны әйтик – шул Ибн-әль-Әсир язуы буенча да, татарларга сугышны беренче булып «хак дин тотучы», әммә, «гел исерек баш» (Ә.З. Вәлиди Туган сүзләре) Хорезмшах Котбитдин башлый: ул татар сәүдәгәрләрен бер сәбәбсез үтереп-талап, татар җиренә басып кереп, хатын-кызларны һәм бала-чагаларны әсир итеп алып киткәч кенә, татарлар яу белән Хорезмшахның иленә кереп, аның гәскәрен таратканчы, үзен үтергәнче сугыш алып баралар.

    Кабат әйтик – сансыз-чиксез: антропологик, лингвистик, географик, тарихи язма мәгълүмәтләр, дәлиллар безгә белдерәләр: Чыңгыз хан заманына кадәр яшәгән һәм дөнъяга билгеле булган татарлар да,   Чыңгыз хан татарлары да, аннан соң яшәгән татарлар да, һәм, әлбиттә, бүгенге татар халкы да – шул ук бер этнос, бер халык.

    Әлеге вакытка кадәр татар халык риваятьләрендә дә, татар тарихи язмаларында да «без Чыңгыз ханнан чыкканбыз» дигән сүзләр, мәгълүмәтләр сакланып килгән, әйтик, «Карачы», «Идәгәй» дастаннарында, «Чыңгыз-нәме дәфтәре»ндә, һ.б. Бу әсәрләр совет-партия вакытларында катгъый тыелып, халыктан яшерелеп, тәмам онытыла башлаганнар иде.

   Шулай итеп, күп фактларны башта безнең Бабаларның дошманнары, аннары инде тарихи-европоцентристлар бездән яшереп, үзгәртеп маташсалар да, урта гасырларда яшәгән татар халкы, Чыңгыз ханның туган халкы зур һәм алдынгы халык (этнос) булганын белергә була, әлбиттә: иң беренчедән, бу халыкның бүгенге татар теленә бик якын булган,  урта гасырлардагы «уйгур-караханидлар» теле белән уртак, гомуми татар теле булган – бер-берсеннән ерак районнардагы сөйләшләрнең азрак  аермалары булган, әлбиттә - нәкъ менә бүгенге кебек. Менә шул тел инде «Җаучы (Яучы) Олысы»ның («Улус Джучи» - рус әйтешендә - Е.Г.) әдәби теленә, яки татар теленә, нигез булган» - академик М.А. Госманов сүзләре буенча. Бу нәтиҗәгә академик борынгы татар тарихи чыканакларын тикшергәннән соң килгән. әлбиттә, борынгы тел, ике-өч йөз еллап вакыт үтүгә шул ук телгә «нигез» булып каладыр, мәсәлән – Шекспир вакытындагы инглиз теле бүгенге инглиз теленә «нигез» булган кебек.

    Икечедән, татарларда урта гасырларда (XI-XIII гасырлар) ике төп дин булган. Икесе дә Алланы, Ходайны бердәнбер генә диеп раслаган. Бу ике диннең берсе Христиан диненең бер тармагы – Несторианлык булган (менә кайдан бездә татарлар-«керәшеннәр» - «көчләп чукындырылганнар»дан түгелдер, алары инде  XVIII гасыр азагына тиклем барысы да диярлек Исламга кире кайтты, аны да әйтергә кирәк – Татарны азмы-күпме массакүләм рәвештә көчләп икенче дингә күчерү, аны дингә хыянәт иттерү мөмкин түгелдер).  

    Татарларның икенче бер өлеше, әлбиттә, иң соңы X гасырдан алып, Ислам динен тоткан. Бу динне тотучы татарлар, «мөселман дөнъясы» диеп йөртелгән соңгы Халифатның (XII-XIII гасырлар) төрле дини галимнәре керткән күп карагруһчы аңлатмаларны танып-раслап кабул итеп бармагандыр. Чөнки, беренчедән, XI-XII гасырларда, бәлки иртәрәк чорлардандыр да, татарлар белән үз җирләрен киңәйтергә, Бөек Ефәк юлын тоташ үз кулларына алырга теләгән «мөселман дөнъясы» арасында бик нык каршы торулык, туктаусыз сугышлар була – шул ук Ибн-әль-Әсир сүзләре буенча да. Икенчедән - татарлар Корьәнне, әлеге уйгурларның Бабалары белән бергә, X гасыр урталарында шул «җаучы Олысының  әдәби теле нигезе» булган борынгы татар телендә язган булуы билгеле. Шул кулдан язган Корьән әле дә Британия Король Музейының китапханәсында саклана.

   Бу борынгы татарларда һәм уйгурларда булган Ислам дине тоту карашлары урта гасырлардан соң булган татар мөселман реформаторларының (Г. Курсави, Ш. Мәрҗәни)  динне  аңлатуларына шактый якын булгандыр. Менә шул Көнчыгыш Төркестанда - борынгы фарси һәм гәрәб географларының  мәгълүмәтләре буенча, «татар белән уйгур илендә» (бүгенге Кытайның Синьцзян-Уйгур автоном округы һәм  өлеше белән Урта Азия республикалары территориялары), һәм  «татарлар корган, патшасы татар, һәм халкының бер өлеше татарлар булган Кимак илендә" (Обь елгасының югары агымыннан алып Иделгә, көнъякта Сырдарьяга кадәр яткан җирләрдә) яшәгән һәм Корьәнне үз телләрендә язып-укыган, Бер Аллага ышанган-табынган татарларны, «мөселман дөнъясы» диеп аталган, татарлар белән Бөек Ефәк юлын үз кулында тотар өчен туктаусыз сугышлар алып барган, димәк, аларның стратегик дошманы булган Хорезм шахлыгында, Хорасанда торган дини турәләр, бу татарларны, әлбиттә, үзләренә якын, мөселман диеп танымаганнар. Киресенчә, аларга «динсез», «мәҗүсиләр», «кыргыйлар» диеп, яла якканнар.  

   Чыңгыз ханның Бөек Язуында булган идеяларның-фикерләрнең, Мәңгел Олысның, димәк, татарларның да дошманнары булган Көнчыгыш (Кытай белән «мөселман дөнъясы») һәм Көнбатыш Европа "цивилизация үзәкләре", урта гасырлар заманнарыннан алып, татар халкының тарихын да бетерергә, татар халкын үзен дә бүлгәләр өчен бик күп көч салалар һәм шактый зур эш үткәрәләр. Бу эш, бу көрәш алар өчен конкурент булган Евразия мәмләкәте (цивилизациясе) үзәген - Мәңгел Олысны (Монгол-татар дәүләтен) хәлсезләндерү, җимерү нияте белән, Л.Н. Гумилев сүзләре буенча, «идеологик агрессия» рәвешендә алып барыла. Бу «идеологик агрессия» фарсилар белән кытайлар тарафыннын, үзләре әйтмешли, «каләм белән сугышу» формасында, XIII гасырның азагыннан башлана, гәраплар аны XIV гасырда астыртын гына давам итәләр, соңрак инде Көнбатыш Европа вәкилләре дә бу көрәшкә кушыла.   

    Инде XVII гасырның беренче чирегеннән, «Боларыш» (Смута) тарафыннан Московия-Русиядә патшалыкка килгән Романовлар хөкүмәте китергән Көнбатыш Европа тарихчылары Россия тарихын «бусурманнарны бетереп», димәк, татарларны «басып алучылар», «күчмә кыргый халык» диеп күрсәтеп яза башлыйлар.

    Бу Көнбатыш Европадан килгән идеологик агрессия беренче булып, әлбиттә, русларга каршы да юнәлгән була. Чөнки руслар белән татарлар бергә  төзегән Московия-Руссия, дөресен әйткәндә, ике телдә сөйләшкән-язган Дәүләт-Ил була. Мәскәүдә, Кремльдә, бөек кенәзләрдән алып, кечкенә бала чактан ук татарча сөйләшү генә түгел, татарча документ-язу эше дә алып барылганы билгеле. Хәттә әле Иван IV вакытында да чыккан, ничектер безгә кадәр сакланган акчаларда, документларда да татар телендә язган сүзләр, җөмләләр, текстлар очрыйлар. Урыс кенәзләре-дворяннары арасында татарлар 30-40% булганын П.Н. Савицкий яза. Менә шул ике телле Дәүләт-Илдә дини түземлек тә, башка күп кенә канун-кагыйдәләр дә, Чыңгыз ханның Бөек Язуында булган кагыйдәләргә бик тә охшаган булганы турында шактый мәгълүмәтләр сакланган - рәсми тарихчылар аларның күбесен бездән гасырлар буе яшереп килергә тырышкан булсалар да, соңгы елларны инде алар бер-бер артлы билгеле була башлады.

 

   Тик Романовлар заманында, бигерәк Петр I, "көнбатыш киңәшчеләре" белән бергә Россияда  керткән абсолют монархиясы чорында, шул Көнбатыш Европадан килгән «осталар» идаралыгы астында, русларның кенәз-боярларының мыскыл итеп сакалларын кырып, аракы эчәргә, тәмәке тартырга көчләп  өйрәтеп, халыкның өчтән бер өлешеннән күберәген үтереп, «западный образ жизни»га өйрәткән вакытта, Россияның тарихын да безгә немец Миллер якташлары белән бергә язып бирә. Шул тарихта инде, имеш,  «руслар,  монгол татар "Иго"сыннан котылып, Көнбатыш Европа илләреннән килгән ярдәм белән, татар илләрен басып алалар һәм тәмам татарлардан котылалар» дигән легенда раслана. Шулай итеп тарих язуларында ике Евразия-Россия халкын бер-берсенә каршы  кую барлыкка килә, ә инде «кемнең кулында тарих, шуның кулында булачак» дигән кагыйдә бар ич. Бу легенда, әлбиттә, Кытай һәм фарси әкиятләренең «Чыңгыз ханның фикерләре, эшләре кансыз, кешелексезле булганнар, басып алу, талау өчен генә булдырылганнар» дигән нахак нәтиҗәләрен дәвам итеп барган һәм бара, әлбиттә.

    Шулай ук бу легенданы, Л.Н. Гумилев әйтмешли, кара уйдырманы ("легенда"ны) барлыкка китерүдә төрле политик оешма, төрле цивилизациялар вәкилләре төрлечә катнаша:

    Әйтик, фарси Рәшид әд-Дин кытайлар белән бергә төзегән «Тарихи язмалар җыентыгы»нда татар халкын тарихта Чыңгыз ханнан аерып күрсәтү, татарларны башка төрки халыкларга каршы куяр өчен, үзенә күрә бер «схема» корып, дөресне нахак белән ботап, шул легенда-схемада татар халкын «Чыңгыз ханның дошманы» итеп күрсәтә.  

    Гәрабләр, ул заманнарда фарсилар белән дошман буларак, һәм кытайлар белән дә бик дус булмаганга, татарларны тарихта икенче төрлерәк – шулай ук кайсыбер чакта, тик инде икенче урында - дөрес тә күрсәтәләр. Мәсәлән, хорезмшахлар язмачысы гәраб Ибн-әль-Әсир татарларны, - дошманнары булганга, бик каты сүксәдә, - шулай да Чыңгыз ханнан аермый, аларның төрки икәнен,  «борынгы вакытта ук» (димәк, IX-X гасырларда) Төркестаннан еракка узып, төнъяк-көнбатышка таралганнарын күрсәтә.

    Көнбатыш Европалылар  кытайларның, фарсиларның кара уйдырмаларын XIX гасырда гына кабатлый башлыйлар. Анарга кадәр алар да татарга, ул вакытта Евразия Дәүләтенең төп, нигез халкына каршы пропаганданы  үз рәвешендә алып баралар.

    Менә шул бер-бересеннән аерылып торган төрле ил, төрле халык вәкилләре язган «тарихлар»ны укып, чагыштырып-тикшереп, татардан да калган чын дастаннар, риваятьләр, тарихи ядъкарлар белән аларның мәгълүмәтләрен, нәтиҗәләрен чагыштырып, безнең Бабаларыбыз турында, Евразия-Россия тарихы турында без дөреслекне, туры, гәдел тарихи белемнәрне таба алабыз, инша Аллаһ.           

    Көнбатыш Европа халыклары вәкилләренең татар халкын Евразия-Россияның сәяси (политик) сәхнәсеннән төртеп төшерергә тырышулары иң арткан һәм аларның бу өметләре тормышка ашкан вакыт шул романовлар Россиядә дәүләт хөкеменә ия булып, чит ил (немец һ.б. Европа халыклары) «осталарын»  дәүләт түрәләре итеп эшкә чакырып, аларның киңәшләрен тыңлап, Россияда, тарихчы һәм философ Н.С. Трубецкой сүзе белән әйткәндә, «Романо-германское иго» барлыкка килүгә туры килә.

    Шуларның, романовлар, башка «европоцентристлар-көнбатышчылар» эшен большевик башлыклары давам итә, чөнки аларга бөтен Россияның халыкларын бертөрле генә булган «соцлагерь контингентына» әверелдерү бик кирәк була.

 

    Менә шул югарыда күрсәтелгән эшләр нәтиҗәсендә, татар халкы (шуны да әйтик, барлык Россия халкы кебек дияргә дә була) үзенең чын тарихын югалта диярлек. Татарның күбесе үзләренең Бабаларын, аларның эшләрен, тарихта кем булганнарын оныта. Татарлар бик күп төрле «төрки халыкларга», «субэтносларга» тарала бара. Бу «субэтнослар» яки элегрәк булган, яки соңрак «барлыкка килгән» икенче исемле, «икенче телле» халыклар диеп игълан ителә бара.

    Мәсәлән, гәрапләр, татарлар белән чагыштырганда,  хәттә яшьрәк этнос булсалар да, алар әлегә кадәр бер халык булып калган дияргә була. Чөнки гәрапләргә каршы, бу халыкны юк итәр өчен, татарга каршы булган кебек, бертуктаусыз, төрле яктан, массакүләм «идеологк агрессия» беркайчан да алып барылмый.

    Татарларның XI-XIII гасырларда ук «олылык, куәт, тулы ихтирамнары сәбәпле» Евразиянең күпчелек өлкәләрендә хөкемдар булганнары (фарси тарихи язмаларыннан), аларның «патшасы Чыңгыз хан булган олы төрки кабиләсе (халкы)» булуын (Ибн-әль-Әсир) безгә бүген дә татар теленең бөтен төрки телләр  өчен «ачкыч рәвешендә» булуы исбат итә: Татар телендә, аны башка төрки телләр белән чагыштырганда, бөтен төркиләргә дә аңлашыла торган, уртак булган сүзләр күберәк. Татар теле башкорт, уйгур телләренә бик якын, аларны хәттә бер тел дияргә буладыр - чөнки бу халыклар арасына бик тә күп урта гасыр татарларының кабилә-ырыулары кереп калган.      

 

    Менә шул, күпчелек төрки халыкларына уртак булган урта гасырлардагы татар теле, «Кыпчакның татарча диеп аталган иң билгеле бер сөйләме» (Әхмәтзәки Вәлиди Туган), Евразияда берничә гасыр буе халык аралашу теле булган. Бу тел рус теле белән бер тиң кулланылган, әлбиттә, моны да исбатлый торган мәгълүмәтләр дә бар тарихи язмаларда, тик аларны рәсми (официаль) тарихчылар бик ачыклап, күрсәтеп бармыйлар.

    Югарыда әйтелгән ике «көнчыгыш» (Кытай һәм «мөселман дөнъясы») һәм Көнбатыш Европа цивилизация үзәкләреннән килгән «идеологик агрессия» Мәңгел Олыс җирендә (Монгол татар  Дәүләтендә) төрле зарарлы процесслар барлыкка китерә - аларның иң кабәхате үзара сугышлар («Боларыш», «Великая замятня») була. Шул үзара сугышларда татар халкының күбесе төрле якка бүленеп, бер-берсе белән сугышып, берсен-берсе үтерә-кыра, төрле халыкларга бүлгәләнеп тарала. Тик татарларның берничә өлеше генә, «Чыңгыз хан токымлыгына тугрылыгын саклап», үзенең "Татар" дигән исемен дә саклап калдыра (Л.Н. Гумилев). «Татар» исеме йөртү нинди кыенлыкларга, уңайсызлыкларга китерсә дә, алар үзләренең Бөек Бабаларыннан калган исемнән баш тартмыйлар, бернинди «файдалы» исемгә дә Татар исемен алыштырмыйлар. Шулай ук алар үзләренең милли холкында, табигатендә Бөек Язуның кагыйдә-кануннарында булган билгеләрен саклаган. Менә шул Татар дигән халык тирәсендә инде, XVIII гасырның икенче яртысыннан, Россиядагы «романо-германское иго»га  карамастан,  үзенең телен, динен, мәдәниятен, холык табигатен, «Чынгыз токымлыгына тугрылыгын»  һәм Чыңгыз ханның үзен дә хәтерендә саклаган татар нациясы туплана башлый.

 

 

 

Литература:

 

1). Арсланова А.А. Остались книги от времен былых… (Персидские исторические сочинения монгольского периода по истории народов Поволжья) - Казань: Татар. кн. изд-во, 2002.

2). Байкара Тунджер. Заки Валиди Тоган / Составление, перевод на русский язык, дополнения, указатель Р.М. Булгакова, А.М. Юлдашбаева. – Уфа: Китап, 1998.

3). Бартольд В.В. Сочинения - Т.V. – М.: «Наука», 1968.

4). Валиди Туган А. История башкир. История тюрков и татар. Научное издание. На башкирском языке. – Уфа: Изд. «Китап». 1994.

5). Васильев В.П. История и древности восточной части Средней Азии, от X  до XIII века, с приложением перевода китайских известий о Киданях, Джуржитах и Монголо–Татарах.// Записки Императорского Археологического общества. Том XIII. Санкт-Петербург,1859.

6). Вернадский Г.В.  О составе Великой Ясы Чингисхана. Брюссель, 1939.

7). Гумилев Л.Н. В поисках вымышленного царства. СПб. – «Абрис», 1994 г.

8). Гумилев Л.Н. Ритмы Евразии: Эпохи и цивилизации. – М.: ООО «Издательство АСТ», 2004.

9). Гумилев Л.Н. Черная легенда. Сборник. – М.: АЙРИС-ПРЕСС, 2003.

10).  Еникеев С.Х. Очерк истории татарского дворянства. Уфа: Академия наук Республики Башкортостан. Издательство «Гилем», 1999.

11).    Идегэй. Татарский народный эпос. На татарском языке. – Казань.: Татарское книжное издательство, 1988.

12).  Ключевский В.О. Русская история. Полный курс лекций. М.: ОЛМА-ПРЕСС Образование, 2004.

13).  Петров А.М. Великий шелковый путь: О самом простом, но мало известном. – М.: изд. Фирма «Вост. Лит.» РАН, 1995.

14).  Поло Марко. Книга о разнообразии мира. Перевод И.М.Минаева, М.:1955.

15).  Джиованни дель Плано Карпини. История монгалов.               Перевод А. И.Малеина. М. 1957.

16).  Путешествие в восточные страны Вильгельма де Рубрук в лето Благости 1253. Перевод А.И. Малеина. Путешествия в восточные страны. М. 1997.     

17).  Татарский эпос. Дастаны. На татарском языке. – Казань.: Издательство «Раннур». 2004.

18).  Тизенгаузен В.Г. Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды: Извлечения из сочинений арабских. Т.1. – СПб.: Типография  Императорской Академии наук, 1884.

19).  Усманов М.А. Жалованные акты Джучиева Улуса XIV-XVI вв. – Казань: изд-во КГУ, 1979.

20).  Чулууны Далай. Монголия в XIII-XIV веках. М.: «Наука», 1983.

                

                  Еникеев Гали Рашитович (Гали Рашит улы Еникәй).

 

Категория: Статьи Еникеева Г.Р | Добавил: Kamil (04.09.2009)
Просмотров: 5743