Главная » Статьи » Наши интервью » Наши интервью

ЧЫН ТАРИХНЫ ТЕРГЕЗӘСЕ БАР ӘЛЕ... - интервью Г.Р. Еникеева газете "Өмет"
"Чын тарихны тергезәсе бар әле - шулай булса да инде нигә өч гасырдан артык Евразия халыкарын җәберләгән залимнарның "Татар”, "Чыңгыз-хан”, "Урда” дигән сүзләрдән курканнарын ачыкладык..."

Гали Еникәйнең "Өмет"  газетасына  биргән интервьюны без монда тулаем һәм төгәлерәк итеп, Гали абый интервьюда сөйләгән сүзләрен үзе язып биргән текст буенча китерәбез.
Чөнки, кызганычка каршы, "Өмет" газетасында   басылып чыккан текстында хаталар очрый, - Гали абыйның сүзләре кайбер урыннарда үзгәртелгән, һәм шактый кыскартылган:
http://www.omet-ufa.ru/index.php?id=1484 Инде сез шул интервьюны безнең сайтта тулысын һәм дөресен укый аласыз.
 
 
Күптән түгел Русиядә "Орда” исемле фильм чыкты. Кинода сурәтләнгән вакыйгалар Алтын Урда башкаласы Сарай-Бату шәһәрендә бара. Җанибәк ханның әнисе сукырая һәм булган бар шаманнар, табиблар аны дәвалый алмый. Шуның өчен Урдага Мәскәүдән митрополит Алексий чакырыла, аның даны Урдага ук килеп җиткән була. Ул урысларны "татар яуыннан” саклап калу өчен юлга кузгалырга мәҗбүр була.
Бу кинода татар халкын вәхши, кеше ашаучы, тәхет өчен бер- берсен үтерүче, аракы эчүче (имеш урыс халкын аракы эчәргә татарлар өйрәткән, ә киресенчә түгел), пычрак, бер дә юынмаучы милләт итеп күрсәтәләр. Хәтта Алтын Урдада татарлар урысларны болай гына, үтерәсе килеп - шаярып кына - үтерүче милләт итеп күрсәтелә.
Интернет челтәрендә бу кинога язылган рецензияләргә күз салсак, киноны тарихи дип атыйлар. Тик чын тарихка нигезләнеп төшерелде микән ул? Ни өчен безнең татар милләтен тарих китапларында гына түгел, ә киноларда да вәхши халык итеп күрсәтәләр?
Бу хакта "Россия һәм Евразия тарихында татар эзе” проекты кысаларында чыккан "Кара уйдырма эзләреннән” ("По следам черной легенды”), "Бөек Урда: дуслары, дошманнары һәм варислары” ("Великая Орда: друзья, враги и наследники”) һәм "Татар Мирасы” ("Наследие татар”) дип исемләнгән китаплар авторы Гали Рәшит улы Еникеев белән әңгәмәләштек.
 
– Гали абый, тәү чиратта, үзегезнең китапларыгыз белән таныштырып китегез әле. Һәм аларны язарга нәрсә этәрде?
 
– Мин балачактан ук тарих белән кызыксынам. Аннан соң балачагымнан ук, мәктәптә укыган вакытта тарих китапларында язылганнар безнең бабайлар сөйләгәннәр белән туры килмәвен ачыкладым. Ә безнең ыругта һәм гаиләдә тарихи мәгълүматләр буыннан-буынга күчеп тора. Шуннан соң миндә үз тарихыбызга кызыксыну уянды.
Мәктәпне тәмамлагач миңа күп тирәләрдә булырга туры килде: Совет Армиясында хезмәт иттем, аннары Себердә эшләгәндә Томск шәһәрендәге университетка укырга кердем һәм анда яшәгән, шулай ук Европа-Азияның төрле урыннарында яшәгән күп кенә татарлар белән бик күп очраштым, аралаштым.
Һәм шуны ачыкладым: безне бит Казанда "болгарлар”, Себердә икенче төрле, үзгә якларда тагын да "икенче” татарлар яши дип өйрәтәләр. Ә чынында без барыбыз да бер милләт, күпчелегебез уртак, борынгыдан бер халык булган төп татар ыругларыннан чыкканбыз.
 
Мәктәптә тарих үтә башлагач, хәтеремдә - кайткач, атайдан сораган идем - Әттә, Казанда бит икенче төрле халык, болгарлар яши икән - диеп. Ә ул миңа, көлеп: "һәй улым, анда синең кебек үк татарлар яши”,- дип җавап кайтарган иде. Шуннан соң инде мин, совет дәүләтенең рәсми "тарих фәне” мине алдаганын аңлап, төрле җирләрдә, төрле чыганаклардан мәгълүматлар җыя башладым.
Күренекле, алдынгы карашлы татар галиме Дамир Исхаков бер китабында "әлеге вакытта чын татар тарихы әле язылмаган”,- дигән иде. Шуны күздә тотып, 2005 елда, мин кайсыбер мәгълүматларны туплап, беренче китабымны басырга булып, турыдан Дамир Исхаковка чыктым. Ул миңа шул хезмәтемә рецензия язган иде.
Инде 2007 елда, шул минем төп китап, Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институтында кабат тикшерелеп, "Мәгәриф” нәшриятендә "Чынгыз хан һәм татарлар: уйдырмалар һәм чынлык” ("Чингиз-хан и татары: мифы и реальность”) дигән китап-монография булып чыкты. Икенче китап - "Урда дәүләтенең таҗы” (Корона ордынской империи”) 2007 елның җәендә Мәскәүдә чыкты.
Шул китаплар нигезендә, аларны давәм итеп, мин тагын 3 китап яздым. Бу өч китап Казанда яшәгән милләтәшебез, күренекле зыялы, икътисад фәннәре кандидаты Сәлим Дәүләтшин оештырган "Россия һәм Евразия тарихында татар эзе” дигән китап сериясы булып чыкты. Шушы серияның өченче китабын - "Татар мирасы” ("Наследие татар”) – мин Шихаб Китабчы дигән автордаш белән бергә яздым.
Әйе – шуны да әйтергә кирәк – 2007 елда, минем алда әйтелгән беренче ике китап чыгып таралгач, мине Сәлим Дәүләтшин эзләп тапты. Аннары Казанда бер мөһим очрашу булды - Сәлим Дәүләтшин, Дамир Исхаков, мин, очрашып бик озак татарның чын тарихын ничек булса да ачыкларга, татарны рәсми тарихчылар гасырлар буе тараткан нахаклыклардан, "тарихсыз халык” дәрәҗәсендә йөретүлегеннән фәнни нигезле рәвештә якларга кирәклеген, шуны нинди ысул, нинди юллар белән эшләү турында фикер алышкан идек. Шунда бер фикер өстенлек алды – әле дә рәсми тарихның нигезе булган, романов патшалары чорыннан калган "поганые татары” дигән кагыйдә чикләре эчендә генә калып, татарның чын тарихын язып булмый. Күп тарихи мәглүматларга гадел караганда, алар шул кагыйдә чикләренә сыймый. Татар тарихы, төпченеп карасаң, рәсми "фәнни тарих”тан бөтенләй нык аерылганы күренә. Менә шуны, шул изге белемнәрне инде без халыкка турыдан – турыга, "фәнни түрәләрдән” хуплау сорамыйча, халыкка - татарларга һәм безнең үзгә милләтләрдән булган якташ-ватандашларыбызга җиткерергә булдык. Шулай китап сериясы нигезләнде. Китаплар турында бәяләүләрне, минем төрле гәзит-журналларда басылган макәләләрне, фщнни конференцияларда ясаган чыгышларны "Евразия татарлары (чын тарих)” ("Татары Евразии (подлинная история)” дигән сайтта укырга була: http://tartareurasia.ucoz.com/
 
 – Алайса кемнәр ул татарлар?
 
– Рәсми тарихчылар үзләренең тарихи эшләрендә "татар милләт (халык - этнос) түгел, ә бары тик сыйныфи исем генә булган”- дип яза. Ә мин татар милләт булганын расладым – беренче китапта ук ачыклап күрсәттем, рәсми тарихчыларның "күрәсе килмәгән” мәглүматларне чыгарып, системага тезеп. Хәтта борынгы Кытайлар да "татар теле, татар язмалары, татар китаплары, татар тарихы” дип язалар.
Татар халкы – безнең бабаларыбыз - ким дигәндә 5-6 гасырлардан ук Евразия киңлекләрендә яшәп килгән. Әйтик. Русия академигы В. П. Васильев 19 гасырда Чынгыз ханның туган халкы татар булган дигәнне раслаган чыганакларны тапкан, аларны үзенең эшләрендә күрсәткән. Аларга туры килә торган мәглүматлар төрле вакытлардан, төрле халык вәкилләреннән калган бик күп чыганакларда бар – тик аларны рәсми тарихчылар бик күрсәтергә тырышмыйлар.
Шуннан соң рус телендә дә һәм калган телләрдә дә татар сүзләре бик күп очрый. Мәсәлән, 13 гасыр башында Чыңгыз татарларында инде "сөенче” дигән сүз дә булган. Ул сүз, әлегечә, "хәбәр алып килүче” дигәнне аңлаткан. Хәттә Иван Грозный да "сөенчеләр җибәрдем” дигән булган – аның дәүләтендә дә язу күпчелеге татарча булган, хәттә шушы сүз калган, Мәскәү тарихын Романовлар чорында "татарсыз, русча гына тарихка” әверелдергәндә.
 
Шулай, Евразияның киңлекләренә Бөек Ефәк юлы һәм аның тармаклары буйлап таралып яшәгән татарлар, барысы да бер үк телдә сөйләшкәннәр. Ә "болгарлар” яисә "себерләр” ("себерлеләр”) дигән кебек сүзләр бары тик татарларның яшәү урыныннан гына килгән. Мәсәлән, бүген дә бит Уфа татарлары, Кырым татарлары дип йөртәләр. Ә бит без барыбыз да бер телдә сөйләшәбез – әйе, сөйләмнәребез урыны белән аерыла күп вакыт, тик телебез бер.
 
Әлеге вакытта булган чыганакларда күп нәрсә үзгәртелеп күрсәтелгән. Шулай ук дөрес мәгълүматлар да бар. Бер чыганакта татарлар күптән инде, борын заман, Төрекмәнстанга кадәр таралганнар, аны узып, Кытайга кадәр барып җиткәннәр дип язылган. Инде шул ук татарлар Чынгыз хан вакытында, аны үз арасыннан патша итеп сайлап, кире киләләр, менә шул "басып алу” була да инде. Чынында татарлар басып алучылар булмаган, алар бу җирләрдә күптәннән яшәгәннәр. Алар бары тик төрле җирләргә таралганнар гына.
 
– Чыганаклар табуы авыр булдымы?
 
– Мин чыганаклар җыя башлаган вакытта Уфа шәһәрендә җитди китаплар юк иде. Мисал өчен, В.П. Васильев хезмәтләре бездә бөтенләй юк иде. Аны миңа Мәскәү Университетының архивыннан көчкә таптылар. Бик аз басылган, берничә дистә генә 19 гасырда, шуннан соң басылмаган.
Аннары, әйтик, "Идегәй” дастанын миңа Казаннан җибәрделәр. "Дәфтәр-и Чыңгыз намә” (борынгы татар дастаны) миңа бер экземпляр Д.М. Исхаков биргән иде.
 
– Гали абый, "Орда” киносын карадыгызмы? Нинди тойгылар уятты?
 
– Әлбәттә, карадым. Безнең балалар мәктәптә укыган тарих китапларында нәрсә язылган шуны төшергәннәр инде, кыскача әйткәндә. Бу киноның фәнни яктан дөрес түгеллеген күрсәтергә кирәк, тик бу җиңел түгел. Чөнки, әгәр дә моңа тотынсак, димәк, Преображенский белән Рыбаков, Каргалов, Карамзин (анысы бөтенләй тарихчы булмаган бит, ул бары тик заказ буенча гына язган) китапларын һ.б. да фаш итәргә кирәк.
Кызганычка каршы, тарих фәннәре кандидаты Василий Рудаков кино төшерелә башлаган этапта эксперт булган. Ул үзенең рецензияләрендә бары тик детальләр турында гына "дөрес күрсәтмәгәннәр” диеп яза. Беренчедән, кинода сурәтләнгән биналар андый булмаган ди. Икенчедән, даталар буенча туры килми ди. Ә бит аның нигезе, татарга нахак ягу дөрес түгел дип язмый.
Җанибекне бигрәк тә начар кеше итеп күрәтәләр. Ә чынында Алексий белән Җанибек хан бергә бик нәтиҗәле эшләгәннәр. Алексийны кинода сурәтләгәнчә мыскыл итеп, өстерәп йөремәгәннәр, әлбиттә. Җанибек хан Алексийны Мәскәү кнәзеннән дә зурырак күргән. Ә менә урыс елъязмачылары, Җанибек ханның замандашлары аның турында "шактый миһербанлы патша” ("зело добрый царь”) диеп язып калдырганнар. Әйе, шундый мәглүматлар шактый күп безнең Бабаларыбыз турында. Тик рәсми тарихчылар аларга игътибар итмиләр. Шулай итеп "Орда” кебек фильмнар чыгаручылар тәрбияләнә, кызганычка каршы.
 
– Чынында Алтын Урданы калган диннәргә карата түземлелек аерган. Ә бу кинода киресенчә күрсәтелә.
 
– Татарларның менталитетлары шундый булган, алар бар диннәргә дә тигез караган. Ул татарның рухи нигезе. Татарлар арасында да христиан динендәге кешеләр дә борын-борыннан булган. Татарлар-урдачылар бар кешеләр белән дә яхшы мөнәсәбәт тотырга тырышканнар. Алар бервакытта да кешеләрне кимсетмәгәннәр.
Рәсми тарихта бит татарлар, имеш, Урта Азияне басып алганнар, Иранга, Персиягә кереп кеше үреп, шәһәрләрне җимереп, аннан Кавказ аша чыгып кыпчакларны, Русияне басып алганнар диелгән. Була алмаган андый хәл.
Татарлар-урдачылар яңа җирләргә бер шарт белән генә кергәннәр. Шул җирдә яшәгән халык үзләре чакырып, үзләре ярдәм итсәләр генә дип кергәннәр.
 
Әйтик, Хорезм шахлыгына, аннан Персияга кергәндә татарларның гаскәрләрендә бары тик 20 мең кеше булган, "комсыз басып алучы” булсалар, алар берничек тә 20 миллионнан артык кеше яшәгән, 300 мең диярлек яучылы гаскәре булган дәүләтне җиңеп, ерып, басып алып чыга алмаслар иде.
Киресенчә - шул вакытта яшәгән Ибн Әл-әсир язмаларында "татарларга мөселманнар да, башка дин тотучылр да кушыла, төрки халыклар аларны туганнары диеп күрә” диеп язган.
Шулай ук Рус җирләрендәге рәсми тарихта язылган "татарларның басып алулары” да безнең китапларда тулаем фаш ителә.
Аннан соң законнарны бозган кешеләрне, кенәзләрне җазәга тартырганнар. Ә "Орда” киносыда сурәтләнгәнчә чиркәүдә атлы менеп, яисә урамда кешеләрне үтереп урдачылар берничек тә йөри алмаганнар.
 
Элек- электән борын-борыннан халыклар арасында "Татар дөреслеге” дигән әйтем йөрегән. 17 гасырга кадәр Русиядә дә судьяларны "ярыгалар” дип атаганнар. "Ярыгалар”- "ярагучы” (судья) – "яраклау, яр салу” дигән сүзләрдән ул. 13-14 гасырда ук Алтын Урдада әлеге вакыттагы Европа судына охшаган суд булган. Анда яклаучылар (әлегечә адвокатлар), 12 ярагучы (судья) булган. Ярагучылар иң дәрәҗәле кешеләр булган, менә сиңа әлеге вакыттагы "12 присяжный”. Руслар да, көнбатыш Европа халыклары да "иң гадел суд татарларда” дип язган.
Сарай Батуда аерым кварталлар белән төрле халык (милләт) кешеләре яшәгәннәр. Батый хан вакытында ук Алтын Урдада Епархия булган, анда Русиядән белгечләр килеп эшләгән. Алтын Урдада бөтенләй коллар булмаган. Коллык чоры Иван Грозныйда да булмаган (ул кенәз чынында әле Урдага буйсынган), бары тик Романовлар властькә килү белән генә коллык башланган – "крепостное право”. Алтын Урда чорында урыс керәстиәннәренең "алтын чоры”, иң яхшы яшәгән вакыты икәнен инде кайсебер урыс тарихчылры да таный – тик бик таратырга ашыкмыйлар рәсми тарихчылар ул белемнәрне.
 
– РФ Президенты Владимимр Путин, Хөкүмәт тарафыннан милләт- ара татулыкны ныгыту өчен бик көч салына. Тик менә шундый кинолар аракасында ике милләт арасында янә бер- берсенә карата дошманлылык хисе уянмасмы?
 
– Хәзер бер генә ысул бар, чын тарихны язу, тарих фәнен чын фән ясау, тарихны элеккечә пропаганда хезмәткәре дәрәҗәсендә калдырмыйча. Преображенсий, Рыбаков кебек рәсми тарихчыларның китапларында татарларның кеше кыздырып ашап утырганнары сурәтләнгән, "татарлар бала-чагаларны, карт-карчыкларны, хатын-кызларны ялан өс, яланаяк кышкы каты суыкта, кар буйлап куып китергәннәр Владимир шәһәре янына, шәһәрдәге гаскәрне бирелергә мәҗбур итәр өчен...” һ.б. диеп язалар. Ул китапны укып мәктәп парталарында утырган балалар бер- берсе белән сугышып китәргә мөмкин.
Шундый китапларны, "Орда” кебек киноларны тыюны тәлап итеп кенә булмый - бу бит "рәсми тарих” тезисларында, уйдырмалрында нигезләнгән. Менә шул нахак тезисларны фаш итәргә кирәк, чын татар тарихы турында белем таратырга кирәк барча халыкка.
"Гөмере буе татарны нахак сүздән яклаган” Л.Н. Гумилев әйткәнчә, "менә шул нәшриятләрдә, фәнни институтларда утырганнарны эш эшләтергә кирәк!”. Әйтик, шул "Орда” фильмы, аның нигезе булган китаплар миллионарга тарала, ә менә шул нахак "фәнни тарихны” фаш иткән безнең китаплар әле гомуми 16 мең данә генә басылып чыкты. Әйе, минем макәләләр берничә гәзит-журналларда чыкты. Тик бу бит әле Бөек далага кирәк яңгыр урынына берничә тамчы тамган кебек кена булып кала. Менә шушы хәлгә безнең "милли лидерлар” игътибар итсеннәр иде шул. Тик юк – әлегә түрәләрдән ярдәм күргән юк.
 
– Әле күптән генә түгел Гарәп илләрендә "Невинность мусульман” исемле кино аркасында зур гауга купты. Чечен республикасы хәтта суд аша аны үз республикасында күрсәтүдән тыйды, нәтиҗәдә бөтен Русиядә дә. Ә ни өчен "Орда” киносын да безнең республикаларда тыеп булмый?
 
– Дин турында, Мөхәммәт Пәйгамбәр (С.Г.В.) турында андый әйберләр рәсми тарихта, рәсми рәвештә язылмаган бит. Ул кино чамадан тыш әйбер. Дингә каты бәрелүче кеше юк иде. Ә менә "Орда” киносының нигезе бар. Ул Романовлар чорыннан ук килгән күренеш. Романовлар урдачыларны кысрыклап чыгарып хакимияткә килү белән үзләренең Урданы, татарларны хурлый торган "тарихи әсәрләрен” яза башлый һәм шулай итеп безнең тарих дөрес күрсәтелми. Ә күп халык бу әсәрләргә, язмаларга ышанган, алар өчен язылган сүздән дә дөресрәк әйбер булмаган. Чөнки барысы да укый-яза белмәгән. Менә шул әсәрләр – "чыганаклар” - нигезендә китаплар языла, кинолар төшерелә. Аны тыйсалар, бөтен тарих китапларын, "рәсми тарихны” тыярга кирәк була бит.
Шуңа күрә, "Орда киносын тыегыз” диеп ыгы-зыгы куптару оештыручылар ул кинога һәм үзләренә реклама эшләүдән башка, бернинди нәтиҗә китермиләр. Һәрхәлдә, үзләре аны аңлыйдыр – ә безгә "эш күрсәтәләр”.
Гасырлар буе көчәйтеп, үстерелеп, халыкларның аң төбенә тамырларын батырган тарихи нахаклык белән көрәшү – бик тиз эшләнә торган, "күңел ача торган”, җиңел эш тугел, әлбиттә. Тик аны без эшләмәсәк, аннары соң булуы да бар - әле күпчелек халык менә шул нахаклыкның дөрес тугел икәнен, ялганлыгын аңлый. Димәк, Татар дөреслеге халыкларның аң төбендә саклана. Аны уятырга була. Ә инде без хәзер тотынмасак - инде соң булыр.
 
Чынлап та әйтсәк, шулай да әле безнең татар халкы үз тарихын белми. Без ничә еллар буе төрле җирдә төрле татарлар яши дип уйлыйбыз. Ә бит төрле җирләрдә яшәгән татарларның күпчелеге бер телдә сөйләшә.
"Орда” киносына килгәндә шуны әйтәсе килә, элек- электән рус һәм татар халкы дус яшәгән – Татар Урдасы (Алтын Урда) ул бүгенге Рәсәйнең атасы диеп әйтергә була, ә бит атайны хурлап, бәхетле булып булмый... Шуны Рәсәй халыклары, аеручан түрәләре аңласа, таныса, һичшиксез, бу Романовлар режимы калдырган, әле дә сакланып килгән күп зәгыйфлекләрне төзәтергә ярдәм итәр иде. (Ә ул зәгыйфлекләрне, романовлар калдырган "фәнни тарих”ка ышанып, һаман "Татарское иго”дан күрәләр). Ә мондый кинолар, - шуны да әйтик - аларның нигезе булган рәсми тарих шул зәгыйфлекләрне көчәйтә бирә, милләтләр арасында дошманлык тарата. Аннан соң - күп татарлар үз милләтеннән ояла башлый. Ничек инде ул мин татар дип әйтсен, алар бит кинода-китапта кеше ашаучы милләт итеп сурәтләнгән...
 
Интервью алды Алия ВАФИНА.
 
Бу тулаем интервью - Гали Еникәй үзе интервью вакытында сөйләгән сүзләре буенча, "Өмет" газетасына җибәргән текст буенча монда язылды. 
Категория: Наши интервью | Добавил: Kamil (25.11.2012)
Просмотров: 2661