Главная » Статьи » Книги Еникеева Г.Р. и его соавторов » Отзывы и рецензии на книги Еникеева Г.Р.

"ТАТАР БУЛАСЫМ КИЛМИ, ТАТАРЛАР УРЫСЛАРНЫ АШАГАН...”
Күптән түгел генә Россия кинотеатрларында "Орда” дигән фильм күрсәтелә башлады. Башыннан азагына кадәр татарны өнәмәүчелек белән сугарылган мондый фильмнарга без ничек җавап бирә алабыз, дип Казандагы күренекле зыялыларыбызның берсенә, икътисад фәннәре кандидаты, "Россия һәм Евразия тарихында татар эзе” проекты авторы Сәлим Дәүләтшинга мөрәҗәгать иттек. Әүвәл без аңардан үз химаячылыгында дөнья күргән, татар тарихын яктырткан китаплар турында мәгълүмат биреп китүен сорадык.
 
– Әлеге "Татар эзе” проекты кысаларында безнең инициатив төркем өч китап бастырып чыгарды. Аларның барысы да урыс телле укучыга адреслана. Аның беренчесе "По следам черной легенды” дип атала. Ул татар, Россия тарихы ни өчен бозып язылган, бу эшнең башында кем торган дигән сорауларга җавап бирә. Явыз көчләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә тарихыбыз кара легенда булып күзаллана. Икенче китапның исеме – "Великая Орда”. Ул Россиянең оешу тарихында Алтын Урданың тоткан урыны хакында. Белүебезчә, Алтын Урда илебезнең хәрби, сәяси төзелешенә, православ диненең үсешенә зур йогынты ясаган. Өченче китап – "Наследие татар”. Россия империясе тарихында татарларның нинди эз калдырганлыгы, илебезнең аякка басуы, үсеше өчен бабаларыбызның ни -нәрсә эшләве турында ул. Әлеге өч китапның максаты – татарларның дөрес тарихын Россиядәге урыс телле аудиториягә җиткерү. Чынбарлыкта тарихта тоткан урыныбыз бик зур, бик мөһим. Ни үкенеч, католик чиркәве, Европа йогынтысында тарихыбыз нык бозылган, Россия тарихы белән чагыштырганда шактый нык кечерәйтелгән, югыйсә, киресенчә, зуррак та булган әле. Бу китаплар укучыга татар тарихына башка күзлектән чыгып карау мөмкинлеге бирә.
 
– Белүебезчә, әлеге китаплар коллектив хезмәт җимеше түгел. Аларның авторы – Уфада яшәүче милләттәшебез Гали Еникеев. Андый язучы барлыгын кайдан белдегез?
 
– Миңа язучының "Корона Российской империи” дигән китабын бүләк иткәннәр иде. Шуны укыгач, без аңа, әлеге "Татар эзе” проектын хуплап, фәнни-популяр китаплар язуын сорап мөрәҗәгать иттек. Безнең химаячылыкта шушы китаплар дөнья күрде.
 
– "Орда” фильмын күрдегезме? Ул Сездә нинди тойгылар уятты?
 
– Мин аны тулысынча карый алмадым әле. Фильмнең өзекләре белән Интернетта таныштым. Күргәннәрем дә элекке шикләнүләремне раслады: татар тарихын бозып күрсәтү дәвам итә. Россия тарихын хәрәмләп күрсәтүне немецлар, аерым алганда, тарихчы Мюллер башлаган. Шушы фальсификация кысаларында төшерелгән бу кино. Гәрчә бу фильмны төшерү барышында православ чиркәве Алтын Урдада диннәргә нинди мөнәсәбәт булуы турындагы дөреслекне әйтергә тиеш иде. Чөнки беренче православ епархиясе Мәскәүдә түгел, Алтын Урданың башкаласы Сарай шәһәрендә оештырыла... Югыйсә, Алтын Урдада мәчет-чиркәүгә, мулла-попларга кагылу, зыян салу тыелган. Аерым алганда, Чыңгызханның "Яса”сында барча диннәргә бертигез хокук бирелгән, изге урыннарны мыскыл итүчеләргә үлем җәзасы бирү каралган. Православ чиркәве нәкъ менә Алтын Урда вакытында тернәкләнеп киткән. Бернинди салым салынмау да моңа нык ярдәм иткән. Әгәр Алтын Урда булмаса, православие дә тернәкләнеп китә алмас иде. Чөнки "тәре яулары” җиңгән очракта, мөгаен, без – татарлар да, урыслар да католик динен кабул иткән булыр идек. Бу хакта әйтүче юк.
 
– Россия тарихын бозып күрсәтүләргә юл куймас өчен нәрсә эшләргә соң?
 
– Тарихыбызның зурлыгы, бөеклеге турында сөйләүче документлар күп. Татарлар, Алтын Урда Россия империясе үсешендә искиткеч зур урын били. Кызганыч, моны раслаучы гыйльми хезмәтләр байтак булса да, бу хакта сөйләүче фәнни-популяр китаплар бик аз, кинофильмнар юк дәрәҗәсендә. Әйтик, "ТНВ” телекомпаниясе "Россия тарихында татар эзе” дигән телетапшырулар сериясе төшерә ала. Мондый эшкә алынучылар табылмагач, менә шушындый фильмнар пәйда була. Тарихыбызның уннан бере күрсәтелсә, бәян ителсә дә, мондый ахмаклыкларга урын калмас иде. Әле җитмәсә бу фильм "Православное просвещение” дигән оешма тарафыннан финансланган. Шунысы да гыйбрәтле: фильмны төшерә башлаганда гыйльми консультант та булган. Әмма эш барышында ачыктан-ачык ялганга юл куелгач, булмаган нәрсәләр куертыла башлагач һәм аның киңәшләренә колак салучы күренмәгәч, ул вазыйфасыннан баш тарткан. Фильмның авторы да моны таныды. Хәер, ул үзе моны тарихи картина дип исәпләми, фильм "фэнтези” жанрына карый, ди. Әмма фэнтези жанры башка халыкларның дини, милли хисләрен мыскылламаска тиеш. Максатчан төшерелгән фильм бу.
 
Фальсификацияләү эшчәнлеге мәгариф системасында да алып барыла. Әйтик, Преображенский һәм Рыбаков дигән авторларның алтынчы сыйныфлар өчен чыгарылган тарих дәреслегендә бер коточкыч сурәт бар. Казыкка кидереп бер кешене кыздыралар. Янәшәдә утыручы берәү кыздырылучының бер ботын суырып алып ашый башлаган. Моңа "татар- монголларының Русьтагы рәхимсезлеге” дип аңлатма бирелгән. Бүген дә мәктәпләрдә гамәлдә булган дәреслек бу. Ни кызганыч, бу җәһәттә Татарстанның рәсми хакимияте бернинди дә реакция белдермәде. Югыйсә, Алтын Урда заманында урыслар белән татарлар тату яшәгән. Ул вакытта тәре яуларына Русьне яулап алырга, урысларны католиклаштырырга Алтын Урда ирек бирмәгән. Шуңа күрә европалылар хәйлә белән алдыра: Россия тарихын бозып язарга, татарларны вәхши итеп күрсәтергә була. Тарих кабат-кабат языла. Аларның максатына туры килмәгән фактлар төшереп калдырыла. Хәер, хәзерге заманда урыслар арасында да моны танучы авторлар бар. Әйтик, Фоменко белән Носовский дигән авторлар, "иго” булмаган, дип яза. Чынлап та, "иго” дигән термин XVIII гасырда гына кулланышка кертелгән. Борынгы чыганакларда андый сүз очрамый. Урыс теленә цивилизацияне белдерүче татар сүзләре үтеп керү дә раслап тора моны. Әйтик, урысларда киң кулланыла торган "карандаш” сүзен генә алыйк. Ул безгә бик яхшы аңлашыла торган "карыны таш”, "кара таш” дигән сүзләрнең кыскартылмасы. Димәк, без цивилизация үсеше ягыннан алдарак торганбыз. "Баш” сүзеннән ясалган башня термины – теләсә кайсы кальга-крепостьнең мөһим өлеше. Хәзерге урыс хәрби терминологиясен сугу, оруны, уратып алуны аңлаткан "ура” сүзеннән башка күз алдына да китереп булмый. Сүзләр белән бергә күренеш, сугыш тактикасы да кабул ителгән. Күреп торасыз: урысларга татар йогынтысы гаять зур булган.
 
 – Әле бит үзебезнең Казанда яшәүче урыслар, туган телен онытып бетерә язган татарларның да байтагы чын тарихыбызны белми. Россиянең башка шәһәрләреннән, чит илләрдән килгән туристларга аны ничек аңлатырга соң?
 
– Алда әйткәнемчә, телевидениедән даими күрсәтелеп, кабатланып торучы "Татарский след в истории России” дигән урысча тапшырулар циклы булдырырга кирәк. Анда реаль тарихны күрсәтергә, фальсификацияләрне фаш итәргә, татар тарихының мәгълүмат чараларында, фәнни-популяр китапларда ничек чагылдырылганлыгын даими күзәтеп, бәя биреп торырга иде.
 
– Әмма Мәскәүдә яшәүче урысларның безнең "ТНВ” каналын каравы шикле. Шул ук вакытта федераль телеканаллар сүзебезгә колак салмый. Тагын нәрсә эшләп була?
 
– "Россия һәм Евразия тарихында татар эзе” проекты кысаларында Казанның бер паркында, әйтик, башкалабыз үзәгендәге Меңьеллык паркында "Знатные россияне татарского происхождения” дигән аллея булдырсак яхшы булыр иде. Борис Годунов, Симеон Бикбулатович, Державин, Кутузов, Минин, Римский-Корсаков, Тургенев кебек күренекле кешеләрнең Россия тарихына зур өлеш керткәнлеген ил җәмәгатьчелеге яхшы белә. Әмма аларның татардан килеп чыкканлыгын белүчеләр аз. Әлеге мәшһүр кешеләрнең бюстларын шул аллеяда бастырып куярга мөмкин. Әлегә Меңьеллык паркы буш тора дип әйтергә була. Күз алдыгызга китерсәгез, паркның үзәгендә казан бар, аның уртасында фонтан атып утыра. Менә шул казан янәшәсендә, түгәрәкләп әлеге сыннарны урнаштырасың. Анда аерым аллеялар да ясарга була. Әйтик, татар чыгышлы хәрби башлыклар, сәнгатькәрләр, галимнәр, язучылар. Сыннарның астына мәшһүрләребезнең туган-үлгән елларын язарга, алар турында азмы-күпме мәгълүмат бирергә мөмкин. Әйтик, Державин бюсты астына аның "Татарские песни из подспуду как луч потомкам донесу” дигән сүзләрен язып куярга була. Ул бу гыйбарәсе белән татарлыгын таный, әмма ниндидер кысалардан чыга алмаганлыгын да искәртә...
 
(бу интервьюны тулысынча MATBUGAT.RU сайтында укырга була:  http://www.matbugat.ru/news/?id=6874
Категория: Отзывы и рецензии на книги Еникеева Г.Р. | Добавил: Kamil (04.11.2012)
Просмотров: 1655